#41 2011 нче ел

Гимназия тормышы...

Ниһаять, бөтен табигатьне алтынга манып, көз дә килеп җитте. Көзнең беренче көне белем көне дә булып санала. Шунлыктан гимназиябезнең 1 нче сыйныфына, зур-зур чәчәк бәйләмнәре тотып, балалар белем иленә аяк бастылар. Беренче сентябрьда белем көне булганга күрә, мәктәптә тантаналы линейка булып узды. Быел гимназиянең 1нче сыйныфларында 60 укучы. Балалар дус, тату өч сыйныфка бүленделәр. Берем бәйрәме белән Идел буе районы администрациясенең тышкы төзекләндерү бүлеге рәисе Сабиров Илһам Нуретдин улы котлады.

Җәйнең гүзәл көннәре инде артта калды. Шулай да мәктәпнең тормышы дөньяның һәр көнен кызыклы итә. Төрле файдалы очрашулар, бәйгеләр, ярышлар - болар барысы да күңелне күтәрә һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итә. Менә аларның һәркайсы турында сөйләп китәм.

Гимназиядә 12-19 нчы сентябрьгә кадәр “Чәчәк бәйләме” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 2-7 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар төсле кәгазьләрдән эшләгән чәчәк бәйләмнәре, төрле плакатлар, стена газеталары гимназиянең икенчә катында урын алды.

Мәктәп укытучылары һәм укучылары якынлашып килүче өлкәннәр көненә һәм укытучылар бәйрәменә әзерләнәләр. Икенче катта берсеннән-берсе матур һәм күңел җылылыгы белән эшләнгән стена газеталары, плакатлар эленеп тора.

16 нчы сентябрь көнне гимназиянең 7-11 нче сыйныф укучылары “Хезмәт резервы” стадионында үткәрелгән җиңел атлетика кроссында катнашты. Гимназия командасы барлык этапларны да лаеклы үтте. Шулай ук 26 нчы сентябрь көнне җәйге спорт төренең иң күләмлесе булган “Милли кросс - 2011” ярышында да катнашты. Әлеге спорт чаралары “Универсиада – 2013” алдыннан, гомуми белем бирү учрежденияләрендә физик тәрбия һәм спорт сәгатьләрендә укучыларны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Афәрин!!!

Гимназиядә 20, 29 нчы сентябрь көннәрендә семинарлар үткәрелде. 20 нче сентябрьда «53 компетенция үзәге (электрон мәктәп) базасында мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрүнең яңа системасын формалаштыру” темасына республика семинары үткәрелде. On-line режимында үткәрелгән семинарда мәктәп директорлары, компетенция үзәге җитәкчеләре (100 якын кеше) катнашты. Семинарда катнашучылар гимназия администрациясе һәм иҗади төркем оештырган “түгәрәк өстәл” эшен зур игътибар һәм кызыксыну белән күзәттеләр.

29 нчы сентябрь көнне гимназиядә “Компьютерда ун бармак белән басу методикасына өйрәтү” темасына республика семинары булып узды. Семинарда директор урынбасарлары, информатика укытучылары тәҗрибә уртаклашты.

Гимназиянең югары квалификацион категорияле информатика укытучысы Баһеветдинова Резидә Рашатовна 9-11 нче сыйныф укучылары белән мастер-класс күрсәтте.

Минһаҗева Айнур, 11а