#41 2011 нче ел

Хәйдәр Бигичев - бөек татар җырчысы.

Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Хәйдәр Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы.


Тулы исеме : Хәйдәр Бигичев (Хәйдәр Әббәс улы Бегичев)

Һөнәре: опера җырчысы (тенор, бас)

Туу датасы: 14 июнь 1949

Туу җире: Горький өлкәсе, Чүмбәли

Хатыны: Зөһрә Сәхәбиева, улы Айрат.

Бүләк һәм премияләре: Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Үлем датасы: 13 ноябрь 1998 (49 яшь)


Хәйдәр Бигичев 1949 нчы елның 14 нче июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 нче елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 нче елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж.Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.

1998 нче елның 13 нче ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Иске Бистә зиратында.

Нуруллина Ләйсән, 7а