![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#41 2011 нче ел |
![]() |
|
1. МАРКАЛАР Бер малай машина рәсеме төшергән маркалар җыя. Маркаларын санап караган да: “Их, әгәр тагын булганының яртысы кадәр һәм тагын 10 марка тапсам, йөзгә тулар иде”, - дип хыяллана. Малайның ничә маркасы бар? 2. Кем күпме бәрәңге чистарткан? Туй мәҗлесенә әзерләнгәндә ике пешекче бергә барлыгы 400 бәрәңге чистарткан. Вәсилә минутына – 3, ә Камилә 2 бәрәңгене чистарткан. Камилә Вәсиләдән 25 минутка озаграк эшләгән. Һәр пешекче ничә минут бәрәңге чистарткан? 3. Бу ни бу? • Ишектән кергән дә, сузылып яткан. • Базарда сатылмый, бизмәнгә салынмый. Мамыктан йомшак, балдан татлы. • Кояшлы көндә артыңнан калмый. Болытлы көндә эзләп тә табып булмый. • Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач. • Өй башына утырган, Җир йөзен нур белән тутырган. • Тап табышмак: Аякка ябышмак. • Исе юк, төсе юк, Аннан башка тормыш юк. Гәрәфиева Фәридә, 9а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||