#41 2011 нче ел

Чикләвек

Галимнәр ачышы.

Чикләвектә кеше организмы өчен кирәкле булган барлык матдәләр бар. Галимнәр шундый фикергә килгән. Анда май, тиз үзләштерелүче аксым, В һәм Е витаминнары, тимер тозлары бар. Ләкин алар бик җиңел үзләштерелә. Ит белән чагыштырганда анда аксым күбрәк, йомыркага караганда 5 мәртәбә туклыклырак. Урман чикләвеген эшкәртү өчен ашказаны согы азрак таләп ителә.

Авыру организмга чикләвек хәл кертә. Моның өчен агачның яфрагын, кайрысын, ботагын да кулланалар. Агач кайрысы һәм яфрагы төнәтмәсе ялкынсынуларга каршы, кан тамырлары киңәйгәндә, җәрәхәтләрне дәвалаганда файдаланыла. Уып, су кушылган чикләвек бөердәге ташларны куа. Урман чикләвеге азканлылык булганда, бал кушылган чикләвек ашарга кирәк. Чикләвек кабыгыннан активлаштырылган күмер ясыйлар.

Элек-электән кешеләр урман чикләвеген гадәти булмаган көчкә ия дип санаган.


Галимнәр файдалы ризыклар исемлеген төзегәннәр.

Сөт, өйдә әзерләнгән эремчек, кара ипи, кукуруз, банан, украп, шпинат, авокадо, салат, миндаль, барлык төр кәбестәләр, бәрәңге (бигрәк тә газ мичендә кабыгы белән пешерелгәннең кабыгында калий күп), кишер, ташкабак, кабак, кыяр, чөгендер, шалкан, топинамбур, сельдерей, кура җиләге, карбыз, җир җиләге, караҗиләк, хөрмә, манго, бөтнек, мелиса, юкә чәчәге һәм гөлҗимеш чәйләре, барлык төр боткалар.


Галимнәр төзегән зыянлы продуктлар исемлегендә менә ниләр бар





Суыргыч кәнфитләр, ачык төргәктәге пастилалар, “мэйбон”нар, “чупа-чупс” һәм башка тәм-томнар. Аларда шәкәр, химик өстәмәләр, буягычлар, ясалма матдәләр күп.




Чипсылар. Кукурузныкы да (попкорн), бәрәңгегене дә бик зыянлы. Чипсы углеводлар һәм майлар, буягычлар һәм ясалма тәмләткечләр катнашмасыннан тора. Фри дип аталучы кыздырылган бәрәңге шулай ук зарарлы.








Татлы, газлы эчемлекләр – шикәр, химия, газлар җыелмасы. Кока-кола, мәсәлән – савыт-саба өслегенә утыручы известь юшкынын һәм күгәрекне бетерү өчен менә дигән чара. Баллы, газлы эчемлекләр шикәр күләме күп булуы белән дә аерылып тора.






Шоколад батончиклар. Беренчедән, югары калорияле булуы белән аерылып торса, тагын әле аларда химик кушылмалар, генетик модификацияләнгән продуктлар, буягычлар һәм хуш исләндергечләр дә бар. Батончиклар артык баллы, ашаган саен ашыйсын китереп тора.






Майонез – бик нык калорияле ризык. Анда майлар, углеводлар, буягычлар, тәмләндергечләр һәм башка ясалма матдәләр күп. Майонезлы шаурма, гамбургер, бутербродлар белән туклану да организмга зур зыян китерә.






Тиз әзерләп ала торган токмачлар, суда эри торган ашлар, бәрәңге боламыгы, “Юпи”, “Зуко” шикелле секунд эчендә чыжлап эрүче сокларны да кертергә була. Болар барысы да – организмга зыян салучы химия.








Тоз. Аның белән артык мавыгырга ярамый. Ул кан басымын күтәрә, эчтә токсиннар җыелуга китерә.



Галиуллина Гөлшат, 9б