#41 2011 нче ел

1. Чылбыр

Татар мәкальләрен дөрес тоташтырсагыз, икенче баганадагы иҗекләрдән тагын бер мәкаль укый алырсыз.

Бер чынаяк чәйнең     кыш көне майка сатып алда
Алды барның арты бар,кырык ел хәтере барка
Җәй көне бәяләй,ямансыз яхшы булмастиз
Көн көнгә охшап тумасфевральнең марты барты
Искесез яңа булмас,хатынны тәүдән өйрәттар
Кыз мактала эш белән,көн саен кояш булмасвыл
Баланы биләүдән,түгел энҗе эш беләнтук


2. ЯТЬМӘ

Һәр юлда бер генә мәртәбә кабатлана торган хәрефләрне билгеләп барыгыз. Хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты?

мпоймрмпор
асктакосат
бфлукбфкуф
орхгрдорхг
ывцкәцвәцк
адмлмадлза
мнүптүпмтү
есчуаечсуе
жйлплйлмпж
бшумбшмбуә


3. Бу ни бу?


• Яшел чапан кигән, билен буган, ә үзе кешене кыйный да кыйный.
• Якты вакытта – караңгы, суыкта – җылы, җылы вакытта суык була.
• Киттем дип китә дә, кире килә.
• Дүрт татар хатыннары бер шәл бөркәнгән.
• Ипи түгел, су түгел,
   Авыр түгел, аз түгел,
   Ансыз яшәү мөмкин түгел.
• Түбә аркылы казлар үтте,
  Бөтен җирне сазлар итте.

Камалова Алисә, 9б