![]() |
![]() |
||||
---|---|---|---|---|---|
#40 2011 нче ел |
![]() |
||||
Онытылмас 1418 көн ![]() Хәтердән уела күп нәрсә, Быел Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүгә 66 ел булды. Шушы вакыт аралыгында инде ничә буын алышынырга өлгерде, күпме тарихи вакыйгалар, кешелек, дөнья тормышында күпме истәлекле көннәр үтеп китте. Тик шулай да Җиңү көне, 9 нчы май бәйрәменең көчле рухы әле дә бөтенебезнең күңелләрендә горурлык, шул ук вакытта кайгы хисләре уята. Әйе, үз эченә бәхетле балачак, тыныч тормыш, кеше елмаюларының балкышларын алган Җиңү көненә юл дәһшәтле күренешләрдән, коточкыч авыр сугыш елларыннан, 27 миллион адәм балаларының өзелгән гомерләреннән торды. Ятим балаларга, тол хатыннарга, ялгыз ата-аналарга әниләрен, ирләрен, сабыйларын кем кайтарыр икән?! Кешелек өстеннән шундый вәхшилекләр ясау өчен ни дәрәҗәдә нәфрәтле, кансыз йөрәкле җанвар булырга кирәк?! Әйе, сугыш елларында халык күргән авырлыклар, хәсрәтләр әйтеп, санап бетергесез! Шуңа күрә дә һәрбер буын сугыш еллары, көннәре, вакыйгалары, кайгылары турында онытмаска тиеш. Тарих битләренә күз салып, һәрберебез ветераннарыбызга, гомерләре өзелгән солдатларга карата олы хөрмәт һәм кадерләү хисен сакларга тиеш. Дөнья кешелеккә Аллаһы Тәгалә тарафыннан караңгылык, бәхетсезлек тудырыр өчен бирелмәгән. Киресенчә, тыныч, матур, онытылмас тормыш чәчәкләрен үстерер өчен бөтенебез дә дуслык, мәрхәмәтлелек кояшын яктыртып һәм акыл, гүзәллек туфрагын чәчеп яшәсәк иде. Нәкъ менә шул сыйфатлар кешеләрне хайваннардан аера да инде. Булыр икән кешеләрнең Анадан туган көне. Җиңү көне — бу дөньяның Яңадан туган көне. Шушы сүзләргә кушылып, безнең гимназиядә дә Җиңү көненә багышлап, төрле чаралар үткәрелде. Бер төркем укучылар Муса Җәлил һәйкәле янында Хәтер сагында тордылар.
Минһаҗева Айнур, 10а |
|||||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
|||||