#40 2011 нче ел

Ә син беләсеңме?

ГОРЧИЦА

Дөньяда иң киң таралган аш тәмләткеч булып горчица санала. Меңәр ел элек кара горчицаны Һиндистанда, Якын Көнчыгышта, Борынгы Грециядә үстергәннәр. Европада ак горчица киң таралган. Инглиз теленнән “яндыручы сут” дип атала. Элек ашка вакланган горчица салганнар, соңрак пастага охшашын уйлап чыгарганнар. Руссиядә бик борынгыдан билгеле булса да, бу тәмләткеч Екатерина заманында гына иэшләнә башлаган. Волгоград янында әби патша чакыруы буенча немецлар беренче горчица заводы төзегәннәр.



МАКАРОН

16 гасырда Неопольдан (Италия) ерак түгел бер ашхәнәдә аның хуҗасы кергән кунакларга итальяннарның яраткан ризыгын – токмачны әзерләгән. Ул аны үзенчә “эт колаклары”, “чиркәү эшчесенең чәчләре” дип атаган. Бервакыт аның кызы камырдан төрле озынлыктагы боңралар, торбалар эшләп, аларны кер җебенә киптерергә элгән. Мондый “уенчыкларны” күреп, хуҗа кеше пешереп карарга булган, ә өстен махсус томат соусы белән бизәп, яңа ашны кунакларга тәкъдим иткән. Чак телләрен йотмаганнар бит кунаклар. Шулай итеп, хуҗа макарон яратучыларны тиз арада үзенә җшлеп иткән һәм озак та үтми, күп акча туплап, дөньяда беренче макарон фабрикасы ачып җибәргән. Ул макаронны уйлап табучы – Марко Арони. Бүген итальян халкы макаронны шул тиклем яратым ашый, аларны “макарончылар” дип тә атаганнар. Ә тарихка күз салсак, бу азыкның килеп чыгышы Италиядә түгел, ә Марко Поло дигән кеше беренче тапкыр Венециягә Кытайдан алып кайтуы белән аңлатыла. Нәзек кенә камырдан торбалар, дөрес, алар дөгедән эшләнгән булган.

Ә макарон сүзе грекча makros озын дигәнне аңлата.

Фазылҗанова Ильфира, 6а


ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР ҺӘМ ВАКЫЙГАЛАР

ИЮНЬ

1 июнь Өченче Казан кызлар гимназиясе ачылуга 110 ел (1901)

1 июнь 75 ел элек Казанда чуаш телендә «Херле Ялав» («Кызыл Байрак»-«Красное знамя») газетасының беренче саны чыга (1936)

4 июнь Тел галиме, педагог, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Вәли Нигъмәтулла улы Хангилдинның тууына 120 ел (1891–1971)

6 июнь Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Татьяна Николаевна Кривошеевага 60 яшь (1951)

10 июнь Язучы, Татарстанның атказанган укытучысы Инга Хак кызы Бикбулатовага 75 яшь (1936)

13 июнь Язучы Гарәфи (Гарәфетдин) Хәким улы Хәсәновның тууына 90 ел (1921–1992)

14 июнь Шагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллинага 80 яшь (1931)

22 июнь Рәссам Леонид Николаевич Александровның тууына 100 ел (1911–1941)

25 июнь Музыка белгече Клара Сабир кызы Таҗиевага 70 яшь (1941)

28 июнь Язучы Габделхәй Вәли улы Сабитовның тууына 80 ел (1931–1995) июнь Казанда Пионерлар сарае ачылуга 60 ел (1951)


ИЮЛЬ

1 июль Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Любовь Григорьевна Гриценкога 50 яшь (1961)

2 июль Органик химия белгече, Петербург ФАнең мөхбир әгъзасы Александр Михайлович Зайцевның тууына 170 ел (1841–1910)

8 июль Җырчы, ТАССРның халык артисты Рафаил Әхәт улы Сәхәбиевкә 60 яшь (1951)

10 июль Актер, ТАССРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Әкрам улы Колбарисовның тууына 90 ел (1921–1981)

10 июль Хирург, сәламәтлек саклау эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган врачы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Шәһәретдин улы Зыятдиновка 60 яшь (1951)

13 июль Физик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Казан (Идел буе) федераль университетының президенты Мәгъзүм Хәлимулла улы Сәләховка 60 яшь (1951)

15 июль Актриса, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның тууына 90 ел (1921–2004)

15 июль Шагыйрь, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимгә (Григорий Васильевич Родионовка) 70 яшь (1941)

18 июль Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Зыятдин улы Хөсниярга (Хөснетдиновка) 50 яшь (1961)

19 июль Рәссам-график, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Васил кызы Мөхәммәтҗановага 60 яшь (1951)

24 июль Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гали (Әхмәтгали) Гани (Миңлегани) улы Ильясовның тууына 75 ел (1936–2000)


АВГУСТ

1 август Тарихчы, юрист, нашир, хокук докторы, профессор Николай Павлович Загоскинның тууына 160 ел (1851–1912)

– 160 лет со дня рождения историка, юриста, издателя, доктора государственного права, профессора Николая Павловича Загоскина (1851–1912)

1 август Археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның Дәүләт бүләге лауреаты Фаяз Шәриф улы Хуҗинга 60 яшь (1951)

1 август Физик, физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкат улы Гафуровка 50 яшь (1961)

8 август Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының директоры Рафаил Зөфәр улы Мәхмүтовка 50 яшь (1961)

10 август Хакимият-хуҗалык җитәкчесе, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган машина төзүчесе Әхмәт Мөхетдин улы Галиевкә 80 яшь (1931)

12 август Актриса, ТАССРның халык артисты Мәрзия Галимбай кызы Миңлебаева (Хамитова)ның тууына 100 ел (1911–2000)

12 август Нәкышьче Равил Мөнир улы Ваһаповка 50 яшь (1961)

13 август Казан финанс-икътисад институты оештырылуга 80 ел. 1931 елда Казан университетының икътисад бүлеге җирлегендә оештырыла

15 август Театр һәм гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Әлфия Әнвәр кызы Җәмиловага 60 яшь (1951)

16 август Шагыйрь, прозаик, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әдип Малик улы Маликовның тууына 90 ел (1921–2009)

16 август Композитор һәм пианист, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тууына 90 ел (1921–1993)

17 август Казан һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең ачылуына 125 ел (1886)

18 август Язучы, медицина фәннәре кандидаты Константин Васильевич Лебедевның тууына 90 ел (1921–2000)

20 август Композитор, җырчы, Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Фарук улы Абдуллинның тууына 60 ел (1951–2004)

25 август Язучы Александр Николаевич Булгаковның тууына 100 ел (1911–1979)

30 август Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низам улы Салаховның тууына 100 ел (1911–1998)

август Казанда М.И.Калинин исемендәге төгәл машиналар төзү заводы төзелүгә 70 ел (1941)

Әхмәтҗанова Раушания Сәмигулловна