#40 2011 нче ел

Миллион

Ул туганнарыннан акыллылыгы һәм сәләтлелеге белән аерылып торды. Аның сәләтләре кечкенәдән үк беленде. Мәктәптә, югары уку йортында һәм эштә дә ул гел беренчеләрдән булды. Әминә туганнарына ярату һәм җылылыкны кызганмый иде, туганнары аңа карата салкын мөнәсәбәттә булганда да. Бүген дә ул һәммәсенең нәфсенә ярарга тырышып, кичке ашка төрледән-төрле ризыклар әзерләргә ашыкты, бераздан гаиләсе белән бергәләп аның җыйнак кына йортында җыелачак.

Ишектә кыңгырау шалтырады... туганнар өерләре белән килеп керделәр. Ул ашыгып әнисенең кулыннан алды, үпте һәм аңа якындагы диванга утырырга булышты. Аннан соң әтисенең маңгаен үбеп, утырырга булышмакчы булды; әтисе аны: “Ал кулыңны... мин һаман да яшьмен әле, мин синең әниең шикелле карт түгел!”- дип этеп җибәрде.

Барысы да көлешеп исәнләштеләр һәм сагынуларын белдерделәр.

Туганнарының иң кечесе Сәлмән үзенең мәзәкләрен сөйләде. Гаиләнең соңгы җимеше булганга, ул бик иркә иде.

Әминәнең ире шаяртып: “Соңгы мәзәк, җәмәгать – Әминәнең сезгә көтелмәгән яңалыгы бар!” - диде.

Әминәнең олы абыйсы: “Яңалык – бүген кичке аш булмау булуыннан куркам!” - дип җавап кайтарды.

Ризык белән тулы өстәл әйләнәсенә утырыштылар. Көлү сөйләшүләрдән туктап, зур теләк белән ашадылар.

Ире елмаеп: “Сез мәзәкләр сөйләгез, ә мин ашыйм!” - диде.

Әтисе: “Кара аны, кияү! Кызым Әминә кебек оста пешерүче булмаганда ничек без, ашар урынга, сәйләшеп утырыйк! Бик тәмле ризыклар, кызым, кулыңнан куан; искиткеч шатлык һәм яратуга тулы мизгелләр... тынычлык һәм пакьлек белән яктырып торалар. Нинди матур мизгелләр бу, гаилә белән узара ризалык һәм ярату хөкем иткәндә... Әминә туганнарының барысын ярата, үз-үзенә нәрсә теләсә аларга да шундый ук яхшылык тели,”- диде.

Сәлмән тулы корсагын ике кулы белән шапылдатып куйды һәм: “Әлхәмдулиллаһ, туйдым. Кая яңалык?”- дип сорады. Әминә басып мөһим вакыйгага әзерләнде. Ул: “Мин ай буе ярышларда катнашу, һәм ярыш сорауларына җавап табу белән мәшгульмен. Ярышларның бүләге – миллион динар. Ниһаять, зур тырышлыктан соң мин ярышларның гыйльми, мәдәни сорауларына җавап бирдем, җавапларымның дөреслегендә шикләнмим”.

Сәлмән: “Шулай булгач син миллион динарга лаексың!” - диде.

Әминә ризасызлык белән: “ Юк, юк, ул минем бер үзем өчен генә булмаячак, әгәр җиңсәм, мин аны сезнең барыгыз белән тигез итеп бүлешәчәкмен. Миллион минем үземә генә булу белән килешмәм. Мин һәрберебез исеменнән ун дөрес җавап яздым, аны ун конвертка салдым, һәм мин алтмыш дөрес җавап җибәрәчәкмен. Чынга алу мөмкинлеге законнары буенча, Аллаһ теләге белән җиңү мөмкинлеге безнең беребезгә төшәчәк”.

Габдулла: “Син чынлапмы, әллә шаяртасың гынамы?” - дип сорады. “Юк, юк, мин җавапларымның дөреслегендә шикләнмим; иң кимендә безнең беребез җиңәчәк һәм миллионны бүлешербез,” – диде Әминә.

Сәлмән, ризасызлык белдереп: “Кем сиңа бүләкне бүлешербез диде? Бүләк минеке булса, шәхсән, мин аны үземдә калдырыр идем һәм сезгә бер динар да бирмәс идем!” - диде.

“Син шаяртасың, болай була алмый!” - диде Әминә. “Мин шаяртмыйм, мин нәкъ шулай эшләячәкмен!” - диде Сәлмән. Әминә бер мизгел тынып торды, аны кече туганының үз-үзен яратуы шаккаттырды һәм үпкәләтте. Ләкин бөтен кешедән алып, үзе башкаларга берни бирмәскә күнеккән баладан шуны көтергә кирәк тә инде. Тик Әминәнең калган ике абыйсы аңардан бик нык аерылалар, шулай ук әтисе белән әнисе һәм ире дә. Әминәнең алар бүләккә лаек булсалар, аның белән нишләргә теләүләрен беләсе килде. Кычкырып сорар алдыннан ул икеләнеп алды.

“Мин сезнең һәрберегездән миллион белән нәрсә эшләвегез турында сер итеп сорасам ни уйлыйсыз? Сез алдамыйча җавап бирергә тиешсез, курыкмагыз, мин сезнең серегезне ачмыйм,” - диде Әминә.

Ул башлап әтисеннән сорады. Әтисе аның колагына: “Мин яшь хатынга өйләнәчәкмен, ул минем тормышымны җанландырып җибәрер. Исеңдә тот, бу синең белән минем арамдагы сер!” - дип пышылдады. Әминә әнисенә кызганып карады, әтисенең әйткәне чын булмауны шулай ук ул бүләк әтисенә эләкмәүне теләде.

Әминә әнисеннән сорады: Әнисе аның колагы янына килеп уйламыча гына җавап бирде: “Мин миллионны Сәлмәнгә бүләк итәчәкмен, ул бәләкәй дә, көчсез дә, әле өйләнмәгән дә”.

Әминә үзенә: “Йә Раббым! Ничек ул аны безнең барыбыздан артык күрә. Без аның балалары түгелмени? Ничек ул аңа бөтен акчаны биреп, андагы туганнарына карата булган ярату һәм хөрмәтне бетерә?!” - диде.

Әминә абыйсы Габдуллага карады. Ул олы һәм акыллы, үзенә йөкләгән җаваплылыкка һәм юмартлыкка күнеккән. Ул аннан яратып сорады: “Син нәрсә эшләр идең, кадерлем?”

Абыйсы аннан якынрак килүен сорап: “Мин яңа йорт алачакмын. Хатыным һәм балаларым белән синең әтиең һәм әниеңнән ерагаячакмын. Үземә йөкләнгән җаваплылыктан мин бик арыдым, Әминә,” - диде.

Әминә мондый җавапны көтмәгән иде. Болай була алмый. Ничек инде әти-әнисенең барлыгы аны кысрыклый? Ул аларга карата җаваплылыкны күпсенә!

Сорамаса иде ул аннан! Әминәнең башы әйләнде һәм косасы килде.

Әминә абыйсы Әхмәткә карады, ул аның соңгы ышанычы. Бәлки ул Әминәнең калган абыйларыннан яхшырактыр. Аның миллионнары күп, җиңсә миллионны барыбыз белән дә бүлешер. Ул бүлешергә тиеш, акча өчен түгел, Әминәнең күңелендә өмет тудырыр өчен!

Әхмәд Әминә каршына килде: “Минем чиратым җитмәдеме?” - диде. Аннан соң сорамыйча да шыпырт кына сүзен башлады: “Әгәр миллионны отсам – бик вакытлы була ул. Мин яңа килешү төзергә җыенам, миңа миллион яки күбрәк тә кирәк булыр”.

Ул сорамаса, һәм алар җавап бирмәсәләр иде!!! Аңа ире ярату белән карады. Бәлки ул гына Әминәнең арганлыгын белгәндер. Бәлки ул гына бүләккә ия булса, Әминәне читтә калдырмаган булыр иде. Ләкин кем белә? Кем гарантия бирә?

Әминә аңа йомшак итеп карады. Аннан сорамакчы булды, ләкин туктап калды. Ул аның җавабыннан курыкты. Ул күңелендәге соңгы ярату һәм ышанычның сүнүеннән курыкты.

Ире аңа әйтмәкче булды. Әминә аннан ерагайды, һәм өздереп әйтте: “Сорыйм, үтенеп сорыйм синнән, бер сүз дә дәшмә, минем синең җавабыңны ишетәсем килми”.

Әминә эш бүлмәсенә ашыкты. Ай буе арып утырган җавапларын аш бүлмәсенә алып чыкты һәм чүп чиләгенә ташлады. Дөреслекне яшерү өчен конвертларны яндырды. Әминә янып торган кәгазьләргә карады һәм үксеп елап җибәрде. Берәрсе күрүдән куркып тиз генә яшьләрен сөртте.

Ул үзе өчен сер итеп әйтеп куйды: “Тормыш дәвам итсен өчен кешегә күп очракларда күз йомып яшәргә кирәк”.

Ул пирогны алып өстәлгә, туганнары алдына куйды да: “Мин сезгә әзерләгән яңалык шушы, миллион динар хикәясе – шаяру иде!” - диде. Барысы да шаккатып калдылар. Әминә кулын пирогка сузып: “Әйдәгез! Авызларыбыз сөйләгән ачыны бетерер өчен, без баллыга бик мохтаҗбыз!” - диде.

Шиһапова Рәхимә, 6а



Минем авылым.

Минем әтиемнең туган авылы Актаныш районының иң матур бер почмагына урнашкан. Карлар эреп көннәр җылынгач, очар кошлар җылы яклардан кайткач, без һәр ел саен анда кайтабыз. Кайту белән без тизрәк урман буйларына, су буйларына ашыгабыз. Әллә нинди сихри матур җирләр бар монда! Җәй җитүгә тау битләрендә, урман аланнарында җиләкләр кызарып пешә. Авылымның урман эчләренә керсәң, Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы, һичшиксез, чиләкләп карлыган, кура җиләге җыя аласың. Ә инде ямьле Ык, Агыйдел буйларында әтием белән балык тотып, уха пешерүләре ял бирә, йөрәкләребезгә дәрт өсти.

Бу якларга Адай дигән исемле кеше беренчеләрдән булып килеп төпләнеп яши башлаган. Авылыбызның исеме дә шуннан алынган-Адай дип атала. Чикәш болыннары, Әшәр тавы, Алакаен аланы баҗана буйлары һәм башка бик күп тйрле атамалары бар безнең авылның.

Авылымның халкы бик уңган, урнашкан җирләре дә бик уңдырышлы, елгалар, таулар кебек табигый башлыклары күп. Үзем шәһәрдә торсам да, мин авылымны бик яратам, анда кайтыр вакытны көтеп алам.

Табигатьнең гадәти күренешләре дә авылда бик матур булып тоелалар.

Шиһапова Рәхимә, 6а



Интертекстуаль диалог.
Тормыш.

Бу тормыш кем белән туктар талаштан Сугыш син һич тә армас-талмастан.

Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908 нче елда язылган шигыре, әлбәттә, уйландыра. Тормыш дип исемләнгән йөзәр томлы “әсәр” һәрбер кешенең үзенеке. Тормыш безне кайнар упкынга да сала, мәхәббәт бишегендә дә тирбәтә, бәхет нурларында да иркәли. Барлык кешеләрнең дә тормышында уртак яклар күп, тик шулай да нигә без әле дә дөрес яшәргә өйрәнә алмыйбыз икән? Бер карасаң, тормыш галәмәтләре билгеле кагыйдәләр системасы, фәнни аксиомага буйсынган шикелле. Ләкин тормыш мондый фәлсәфәгә бирешми шул...

Шуңа күрә дә хәзерге замананың иң таныш проблемаларының берсе – тормыш авырлыкларына кешеләрнең бик тиз бирелүе һәм шул сәбәпле төрле начар вакыйгаларга дучар булулары.

Безнең гомер ритмы кызу; туктап, артта калган көннәргә, елларга күз салырга, уйланырга да вакыт җитми. Ләкин гомер битләрендәгене күзәтеп чыгу чоры үзе килеп җитә. Әлбәттә, зур хаталарсыз, өзелгән өметләрсез узган тормыш йөрәккә җылы өсти. Тик кайберәүләрнең гомер корабы таныш булмаган ярларга да туктала. Көтелмәгән хәбәрләрнең кыенлыгы, гомер юлларының артык сикәлтәле булулары кешеләрне төшенкелеккә бирелергә мәҗбүр итә. Ярый әле, әгәр дә кеше күпмедер вакыт күңелсезләнеп, боегып кына йөрсә, ә бит кайбер адәм балалары бөтенләй тормышларының мәгънәсен югалталар. Моның нәтиҗәсе – эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек. Ә инде ул караңгы лабиринтка кереп китсәң, үзеңне дә, якыннарыңны да бары газап утында гына яндырачаксың. Тол калган хатыннар, ятим сабыйлар, гөнаһсыз кеше корбаннары, мәңгегә онытылган тынычлык, матурлык, сафлыкның тәме – шулмы төшенкелек, көчсезлек бәясе?! Юк, бу мөмкин түгел! Безнең һәрберебез дә тормыш сугышы белән көрәшергә, аяк астындагы туфракны югалтмаска тиеш. Кайгылы минутлар, йөрәк сызлануларыннан берничек тә бөтенләй котылып булмый. Тик аларны әз генә булса да җиңеләйтергә ярый: туганнарыңның якты йөзләрен, әти-әниеңнең яки балаларыңның елмаюларын искә төшерсәң, һичшиксез, тирә-юнең нурланып китәр.

Гомер урманында һәрбер кеше тырышса, иртәме-соңмы үз юлын, якты ай артыннан барып табачак. Минем фикеремчә, бөтенебез дә үз көчебезгә ышанырга, максатларыбыздан тайпылмыйча һәм куркусыз каһарманнар сыман авырлыкларны җиңәргә тиеш. Габдулла Тукай әйткәнчә:

Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан

Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

Бу дөньяда ялгызың булсаң да, иң мөһиме – йөрәгеңдә хакыйкать, ышану, дөреслек учагының мәңге сүнмичә янып торуы.


Минһаҗева Айнур, 10а



Милләткә.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта милләтем; Саулыгың - минем саулыгым, авыруың - минем авыруым.

Әйе, хәзерге вакытта үз милләте өчен җан атып, кайгырып, яшәүчеләр күп түгел. Кайбер кешеләр, гомумән, "милләт" төшенчәсен аңламыйлар. Халыкның гореф-гадәтләре, йола-ышанулары, үткәне-киләчәге белән дә кызыксынмаучылар артканнан арта. Нидән килә соң бу проблема? Беренче чиратта, баланың гаиләдәге тәрбиясе, аның шәхси карашларына, уйлануларына, фикерләренә нигез булып тора. Әгәр ата-ана өчен милләт буш урын булып торса, бала өчен дә ул шулай булачак. "Алма агачыннан ерак төшми, "- диләр. Икенчесе - ул мәктәпнең балага биргән белеме, бу мәсьәләгә мәктәпнең мөнәсәбәте. Әгәр дә укучы, үзе кызыксынып, милләтнең гореф-гадәтләре, гасырлар буенча җыелган тарихын өйрәнмәсә, дәрестә дә моңа зур игътибар бирелмәсә, бала, һичшиксез, милләтенә карата битараф булачак. Хәзерге заман яшьләренең күбесендә үз милләтенең язмышына кызыксыну юк. Кайбер яшьләр, татар кешесе булып та, татарча ике сүз дә белмиләр. Әйе, бу - бик зур һәм һәрбер кешенең күңелендә тирән фикерләр уята торган проблема. Хәзерге вакытта дөнья буйлап һәм татарларда глобальләшү бара. Европага тартым киенү, хәтта безнең ризыкларыбыз үзгәрә, инде күпчелек халык татар телен башка телләр, аеруча урыс теле белән бутап сөйли. Һәм сорау туа: болар нәрсә белән тәмамланыр? Милләтебезгә бетү куркынычы янамыймы? Ә бит һәрбер милләт үзенчә матур, һәм ул нәкъ менә шул милләткә генә хас булган теле, киеме, гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән күркәм. Татар теле - нинди моңлы тел. Аның һәрбер сүзе, әллә җанга якын булгангамы, былбыл сайраган көйдән бер дә ким түгел. Ә бәйрәмнәре үзенә бер күңелле, кызык, инде Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, күп кенә башка төбәкләрдә дә үткәрелә. Бу - үзенә бер дәрәҗә.

Кайбер кешеләр, әллә татарча сөйләшергә оялгангамы, бик авыр булса да урысча сөйләшәләр. Без, киресенчә, үз милләтебез белән горурланырга тиеш. Нинди бай тарихы бар бит татарның, моның белән сокланмыйча буламы соң?

Ләкин шунысы бар: әгәр без и мин татарча сөйләшмәгәннән милләтем өчен кызыксынмаганнан бер әйбер дә булмас дип йөрсәк, халкыбыз юкка чыгарга мөмкин. Инкыйразга күпме калган? 200 елмы? Борынгылар әйткәнчә: "Күмәк көч күл күчерә." Бары тик бергә һәм бердәм булган очракта гына эшнең нәтиҗәсе күренә. Шулай булгач, барысы да безнең кулда.

Язучылар, шагыйрьләр үзләренең иҗатларында милләт язмышы турында уйланалар. Г.Тукай җаны тәне белән милләте өчен кайгыра, халык сүзе, фикере аның өчен зур урын алып тора:

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,-
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Шулай Тукай шикелле, гомеребезнең матур вакытын заяга уздырмыйча, үз милләтебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып яшәргә тиешбез.

Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Сәйфетдинова Алсу, 10а



Туган авылым Түбән Саурыш.

Тау башына салынгандыр безнен авыл, Бер чишмә бар, якын безнен авылга ул...

Безнең авыл тау битенә урнашкан. Мин үзем Казанда туып үссәм дә, бик күп вакытымны әниемнең туган авылы Түбән Саурышта үткәрәм. Мин аны үземнең туган авылым дияр идем. Безнен Түбән Саурыш авылы бик матур урында урнашкан. Авылыбыз уртасыннан Мишә елгасы ага, ул балыкларга бик бай елга. Анда йөзгән чуртан балыкларының озынлыгы бер метрга кадәр җитә, шуларның берсен минем абыемның кармакка тотканы бар. Җәйнең эссе челләсендә олысы-кечесе Мишәдә коенып хәл ала. Ә авылыбыз Тукай шигырендәгечә диярлек тау битендә урнашкан. Ә ул тауда нинди генә агачлар үсми. Җәй җитүгә, тау бите кып-кызыл җиләккә күмелә. Бөтен авыл чиләк-чиләк җир җиләге ташый. Зәңгәр, сары мәтрүшкә җыябыз, аны әйбәтләп киптереп куя әбиебез. Ә көзен тауда чикләвек, гөлҗимеш җитешә. Авылыбыздан ерак түгел, тау астыннан челтерәп Камай чишмәсе агып чыга. Камай чишмәсенең суы тешләрне-тешләргә тидерердәй суык һәм бик тәмле. Минемчә, эссе челләдә җиләктән кайтучыларның берсе дә Камайга тукталмыйча үтмиләр. Җиргә тезләнеп,уч тутырып су эчүгә хәл кереп китә. Камай чишмәсенең суын изге су дип тә йөртәләр. Безнең тау битендә кечкенә чишмәләр бик күп булган, кайсылары кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында юкка чыкса, кайсылары үзләре корыган. Ә менә Камай чишмәсе әле дә халыкны сөендереп ага бирә. Шигырьнең икенче страфасы да миңа бик якын. Түбән Саурышта әниемнең әнисе - әбием тора минем. Кечкенә вакыттан ук , авылга кайткач, Корбан бәйрәмнәрендә әбием безне бабайларның, тәкбир әйтә-әйтә, мәчеткә баруларын карарга уята, кулыбызга дисбе тоттырып “сөбханәллаһ”, ”әлхәмдулиллаһ” һәм башка Аллаһының исемнәрен укып яхшы теләкләр теләргә куша. Сезнең теләкләр кабул була дип әйтә, әбием. Тукай кебек мин дә Аллаһының барлыгын, аның бөеклеген, әбиемнән туган авылымда белдем дияр идем.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Әйе, минем балачагымның иң бәхетле, иң матур мизгелләре Түбән Саурышта үтте дияргә була. Туганнан туган абый-апаларым, кечкенә энем белән бергәләшеп уйнауларыбыз, җиләккә барулар,су коенулар, 1 нче май бәйрәмендә йомырка җыюлар (безнең якларда 1 нче майны балалар шулай бәйрәм итәләр), барыбызга да якын булган Сабан туйлары! Хәзер инде үсә төшкәч, беренче мәртәбә кич утырулар…

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер-кая ташлар бу тәгъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Мин әлегә үземне язмыш кай якларга ташлыйсын белмим. Минем әле мәктәпне бетерәсем, югары уку йортына керәсем, бик күп изге эшләр кыласым алда. Кайда төпләнеп каласым да билгеле түгел, ләкин “кая барсам,кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем,” туган авылым Түбән Саурыш.

Пашаева Фирүзә, 10а



Туган авыл

“Тау башына салынгандыр безнең авыл...”

Безнең авыл да тау башында урнашкан. Хәзер дә күз алдымда: машинада тауга менүләребез, безнең кырыйда Чикмәнче елгасы ага. Һәр кешенең үзе өчен якын булган туган ягы бар. Мин үзем Казанда тусам да, минем күңелем әни туган авылга, Тулушка, тарта. Шуңа да Габдулла Тукайның шигыре миндә җылы хисләр уятты.

“Бер чишмә бар якын безнең авылга ул...”

Ә безнең авылыбызда чишмә авылның кырыенда урнашкан. Җәйге каникулларда, авылга кайтканда, без иптәш кыз белән, атнага бер-ике тапкыр шул чишмәгә төшеп, су алып менә идек. Ә ул чишмәдән тыш безнең авыл янында “Изгеләр чишмәсе” бар. Июнь айларында ул чишмә янына без җиләк җыярга бара идек. Тау кыясында пешкән җиләкләр бигрәк тә тәмле ,өлгергән булалар. “Изгеләр чишмә”се суы да авылдагы чишмә суыннан тәмлерәк кебек тоела.

“Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным , тәнем белән ”.

Әйе, никадәр хаклык бу сүзләрдә. Мин дә үз авылымның суларын ,табигатен беркайчан да онытмыячакмын. Мин аңа сокланам һәм горурланам. “Сөям җаным, тәнем белән” – шагыйрьнең чын хисләрен чагылдырган юл.

Кечкенәдән мин җәйге каникулларга авылга кайта идем. Авылым белән бәйле мизгелләр барсы да әйбәт, яхшы булып хәтеремдә калды. Әби-бабай белән атка утырып печәнгә баруларыбыз, кайтканда үзем ат дилбегәсен тотып, өйгә алып кайтуларым әле дә исемдә. Балачакта булган мизгелләрне кайтарып булмаганга , минем күңелем ярсый.

“Кая барсам ,кайда торсам ,нишләсәм дә , Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.

Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм, чөнки элек булган хатирәләрне теләсәң дә онытып булмый. Ә мин үземнең туган җиремне, аның белән бәйле истәлекләрне онытырга теләмим, онытмыячакмын да. Минем беренче догаларым да әби-бабай белән бәйле. Бар эшләгән эшемне дә : “Бисмиллаһир- рахманир- рахим”, - дип башкарырга тырышам. Күпме еллар үтсә дә, мин мәңге үз туган авылымны, туганнарымны онытмаячакмын!

Сәгыйрова Лилия, 10а

***
Габдулла Тукай шикелле
Шигырь язалсаң иде,
Әлли- бәлли көйләредәй,
“Шүрәле” әсәредәй.

“Су анасы” шигыренә
Каян тапкан ул сюжет?
Әллә үзе бала чакта
Очраткан аны күреп?

Татарның бөек шагыйре
Өйрәтә безгә телне,
Телне генә түгел әле,
Өйрәнәбез тарихны.

Табигатьнең матурлыгын
Күрәбез шигырьләрдә,
Шундый бөек кешеләр
Үссеннәр арабызда.

Галләмов Алмаз, 3 а

*** ***
Менә тагын яз килде,
Гөрләп ташулар ага.
Урамда бала-чага
Әй куана, шатлана!

Балалар яр буенда
Соклана бар дөньяга.
Гөрләп сулар акканда
Бар дөнья матур була.

Гөрләвекләргә кушылып
Бер бала аваз сала...
Бу дөньяга тагын бер
Шагыйрь барлыкка килә.

Ул балага әнкәсе
Бик матур исем куша.
Менә шул бит Габдулла
Матур шигырьләр яза.


Сәйфетдинова Адилә, 3а


Яз

Ямьле яз җитте. Көннәр җылынды. Яраткан кошларыбыз җылы яктан кайттылар. Тамчылар тама башлады. Кояш җылыта. Кешеләрнең йөзләре шат. Балаларның күңелләре күтәренке. Тиздән язгы ташулар башланыр. Кар эреп бетүгә, беренче язгы чәчәкләр чыгар. Җир өсте кардан чистаргач, язгы чәчү башланыр.

Ралинә Игламова, 2б



Минем әнием

Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Мин үземнең әниемне бик яратам, чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый, ә авырып китсәм, ул борчылып мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Минем әни барын да эшли ала. Эштән арып кайтса да, безне яратып иркәли. Мин әниемне сөендерер өчен тырышып укыйм һәм аңа ярдәм итәм. Әни сөенеп елмайганда, миңа да рәхәт була.

Шәмиева Лилия, 2в



Яз килде

Менә ямьле яз килде. Көннәр җылына башлады. Яраткан кошларыбыз җылы яктан кайта. Кояш та күбрәк җылыта башлады . Көндезләрен язгы кояш җылысыннан түбәләрдән тамчылар тама. Яз кешеләрнең күңелләрен күтәрде. Минем дә күңелем шат. Язгы ташулар башланыр. Без җиңел киемнәрдән йөрибез. Озакламый беренче язгы чәчәкләр чыгар. Яз безгә дөньядагы иң гүзәл бәйрәмнәрне алып килә.

Лотфуллина Алсу, 2б