#40 2011 нче ел

07.05.2011 ХӘТЕР САГЫ

Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 66 ел тулу уңаеннан, 8,9 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлил һәйкәле янында сакта иде. Укучылар унар минут саен бер-берсен алыштыра-алыштыра кизү тордылар. Балалар бу акциядә үзләрен җитди һәм җаваплы тоттылар.


09.05.2011 ҖИҢҮНЕҢ 66 ЕЛЛЫГЫ

Кидең өскә соры шинельне, Яклар өчен туган илеңне, Ил өчен утка кердең син, Ярты дөньяны гиздең син, – Дан сиңа, дан, совет солдаты!

9 нчы май көнне гимназиянең 5-10 нчы сыйныф укучылары Җиңүнең 66 еллыгына багышланган парадка барды.


11.05.2011 Г.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНА СӘЯХӘТ

11 нче май көнне 6-9 нчы сыйныф укучылары Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектаклен карарга барды. «Җанкисәккәем» комедиясе ике бүлектән тора.

Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Спектакль шаяртулар, мәзәкләр, биюләр, музыкаль номерлар белән баетылган.


12.05.2011 САНКТ-ПЕТЕРБУРГ ШӘҺӘРЕНЕҢ НЕВА РАЙОНЫ ДИРЕКТОРЛАРЫ ӨЧЕН СЕМИНАР

12 нче май көнне безнең гимназиядә Санкт-Петербург шәһәренең Нева районыннан килгән директорлар өчен семинар үткәрелде. Гимназия информатизация өлкәсендәге инновацион эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук түгәрәк өстәл артында Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрендәге белем өлкәсенә караган сораулар да бирелде.


16.05.2011 КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР

16 нчы май көнне гимназиядә 2а, 2б сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Команда составында һәр сыйныфтан бишәр кыз һәм малай катнашты. Балаларга 10 эстафета үтәргә туры килде. Эстафетаның һәр туры да җиңелләрдән түгел. һәр командага җанатарлар, ягъни 1 нче сыйныф укучылары көчле алкышлар белән көч биреп торды. Һәр команда да 22 балл җыйды. Ярышта катнашкан барлык укучылар да җиңүче.


19.05.2011 «КӨНГЕРӘ-2011” БӘЙГЕСЕ НӘТИҖӘСЕ

“Көнгерә” бәйгесендә катнашучылар, Россиядәге кебек, башка илләрдә дә елдан ел арта. Быелгы уку елында гимназиядә әлеге бәйгедә 130 укучы катнашты. Иң яхшылар исемлегендә, параллельләр арасыннан, 4 “В” сыйныфы укучысы Муллагалиева Элианора да бар. КОТЛЫЙБЫЗ!!!


23.05.2011 БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ

23 нче майның актлар залында 4 “А”, 4 “Б”, 4 “В” нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Беренче укытучыларына рәхмәт белдерү дә, администрацияне хөрмәтләү тукталышы да бар. 1 нче сыйныф укучылары чыгарылыш сыйныфларына үзләренең теләкләрен җиткереп, үзләренең матур җырын да башкардылар. Уңышлар сезгә, башлангычлар!


24.05.2011 ГИМНАЗИСТЛАРНЫ ДАНЛАУ

Гимназиядә “Гимназияне данлау” бәйрәме үткәрелде. Укуда һәм төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.