#41 2011 нче ел

Шәфкатьле бул!

Бездә 1 нче Татар гимназиясендә матур гадәт яши. Без тимурчылык эшләрен дәвам итәбез. Тимурчылар башлаган эшне хәзерге вакытта алып барабыз. Якын тирәдә яшәүче өлкәннәргә булдыра алганча ярдәм кулы сузабыз. Без аларны гимназиябезгә чакырабыз, концертлар күрсәтәбез, котлыйбыз. Вакыт табып өйләренә барабыз. Хәлләрен беләбез, ярдәм итәргә тырышабыз.

Без шефлыкка алган өлкән яшьтәге әбиләр бар. Мәсәлән, Надежда Александровна, Гөлҗиһан Садриевна... Без аларга чиратлап барабыз. Алар безнең килүне түземсезлек белән көтәләр, без килгәч, сабыйларча шатланалар. Аларга йорт эшләрендә булышабыз: идәннәр юабыз, тузаннарын сөртәбез, кибеткә барып, кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәбез. Эшләр беткәч, бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга да бик мохтаҗ бит, без алар белән сөйләшеп утырабыз. Алар безгә үзләренең үткәннәрен сөйлиләр.

7б сыйныфы укучылары


Дуслык булса, илдә тынычлык була.

Дуслык төшенчәсе - безнең өчен иң кадерле һәм иң матур сүз. Тормышыбызда бу сүз бик җаваплы урын алып тора. Бу дөньяга килеп берничә ел узгач ук, безнең күңлебездә дуслык хисләре туа башлый. Кечкенәдән үк без дус һәм тату булып яшәргә өйрәнәбез. Чын дус һәр эштә дә булышырга, киңәшләрен бирергә тырыша. Яхшы дус беркайчан да синең серләреңне кешеләргә таратмас.

Минемчә, һәр кешенең дә иң якын дусты бардыр. Әлбәттә, минем дә кечкенә чактан бирле дус булган иптәшем бар. Еракта булса да, ул мине беркайчан да онытмый хәлләремне сорашып, киңәшләрен биреп тора. Мин дә аның шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен тыңлап, киңәш бирергә тырышам. Без һәрчак бер-беребезгә таяныч булып яшәдек һәм яшәрбез дип өметләнәм. Чын йөрәктән бар күңел белән яраткан кеше генә безнең өчен ихлас дус, иптәш һәм яхшы киңәшче була ала.

Таһирова Динә, 7а