#42 2011 нче ел

Укытучым!

Төшләренә керә аның мәктәп,
Укучылар белән сөйләшә.
Изге җан дип ничек атамыйсың,
Тик игелек җирдә өләшә.
Т. Шәмсуаров

Укытучы... Һәркайсыбызның кеше буларак формалашуында ул зур роль уйный. Сине җитәкләп белем дөньясына алып керүче дә, әхлак тәрбиясе бирүче дә ул. Әгәр без бу дөньяда нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез икән, иң беренче чиратта без әти-әниебезгә һәм укытучыларга бурычлы.

Укытучы... Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз буранда да, кышкы салкында да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә – елмаю. Бүген укытучы белем генә бирми, ә тормыш дулкыннарында батып калмаска, дөрес юл табарга, югалып калмаска өйрәтә.

Укытучы... Бу мәгънәле сүзнең асылына төшенү өчен, һәрбер кешегә мәктәп, университет бусагасыннан атлап керегә кирәк. Укытучы һөнәре барча һөнәрләрдән өстен.

Укытучы исемен йөртү – горурлык. Укытучы һәрвакыт тормыш дулкынында кайный, өненә укучыларның мең төрле сорауларына җавап бирә. Ләкин һәрберебез өчен мөгаллимнәребез – чын дуслар да. Бары алар гына безнең күңел йозагына тиешле ачкыч таба алалар, авыр вакытта ярдәм итәләр, һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Укытучыларда булган белем – очсыз-кырыйсыз диңгез, алардагы җылы караш – иң салкын йөрәкне дә эретә алырлык ялкын.

Бәйрәмгә әзерлек атнасында 2 нче катны матурдан-матур стенгазеталар, плакатлар бизи иде. Укытучыларга багышланган плакатларны ясауда һәр сыйныф актив катнашты. Зур рәхмәт!

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Изге эшләр башлаган юлыгызда иминлек телибез. Сезгә иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Минһаҗева Айнур, 11а