#42 2011 нче ел

01.10.11 «Булачак беренче сыйныф мәктәбе”

1 нче октябрь көнне гимназиядә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үтте.


05.10.2011 Безнең гимназиягә икенче автобус бирделәр

Безнең гимназиягә икенче автобус бирделәр. Без моңа бик тә шат!!!

Мәктәп автобусы укучыларны уку бинасына, шулай ук экскурсия һәм күңел ачу чараларына йөртү өчен тәкъдим ителде.


05.10.2011 Халыкара укытучылар көне

5 нче октябрьдә Россия укытучылары үзләренең профессиональ бәйрәмен үткәрә. Әлеге көн барлык мәгариф өлкәсе хөзмәткәрләре көненә багышланган.

Укытучылар көнен Советлар Союзы вакытында ук билгеләп үткәннәр. 1965 нче елның 29 нчы сентябрендә указ чыккан. 1980 нче елдан башлап һөнәри бәйрәм октябрьнең беренче якшәмбесенә туры килә иде. Ә 1994 нче елдан алып бөтендөнья календарында 5 нче октябрьдә бәйрәм ителә.


07.10.2011 “Иң яхшы мәктәп директоры”

1 нче Татар гимназиясе директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиева республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы мәктәп директоры” бәйгесендә җиңүе белән КОТЛЫЙБЫЗ!!!

(тулырак мәгълүматны “Без булдырабыз!” рубрикасыннан укый аласыз)


18.10.2011 Мини-футбол буенча район туры

18 нче октябрьдә 18 нче мәктәп бинасында мини-футбол буенча спорт ярышы үткәрелде. Безнең команда 18 нче мәктәп командасын 4:2 очко белән җиңде.


19.10.2011 4 нче сыйныфлар арсында баскетбол турниры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен дәвам иттерү максатыннан, 19 нчы октябрь көнне гимназиядә, 4 нчы сыйныфлар арасында, баскетбол ярышлары үтте.

Нәтиҗә:

1 урын – 4 “Б” сыйныфы

2 урын – 4 “А” сыйныфы

3 урын – 4 “В” сыйныфы


19.10.2011 “Татар егете – 2011”

19 нчы октябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә “Татар егете – 2011” бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге берничә өлештән торды.

Безнең гимназист, Фасахов Булат (8 “А” сыйныфы укучысы), “Сәхнә остасы” номинациясендә җиңү яулады. Афәрин, Булат!!!


27.10.2011 Экскурсия в музей милиции

Милиционер һөнәренең популярлашуы, социаль-иҗтимагый күренешләрне пропагандалау максатыннан, 7б сыйныф укучылары яңа ачылган МВД музеена барды.