#42 2011 нче ел

Гимназия тормышы...

Октябрь ае өлкәннәр айлыгы буларак билгеләп үтелә башлады. Безнең өчен өлкәннәр – үрнәк, хөрмәт ияләре. Гомере озын булган һәр кешегә дә картлык киләчәк. Ләкин без аны яшь вакытта ук аңларга һәм бүгенге өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтергә тиешбез. Бу безнең иң зур бурычларыбызның берсе!

Сезне 1 октябрь көне – Өлкәннәр бәйрәме белән котлыйбыз! Сез безнең өчен үрнәк, олы йөрәкле кешеләребез. Сезнең буын күргән кайгы-хәсрәтләр гасырлар мәрмәренә уелган, сезнең батырлыкларыгыз һәрберебезнең күңелендә саклана. Сез эшләгән яхшылыкка без баш иябез! Рәхмәт Сезгә!

Шушы җылы сүзләргә кушылып, безнең мәктәп күп еллар белем биргән укытучыларыбызны бәйрәм белән котлады. Өлкән буын укытучылары үзләренең сабырлыклары, балаларны тәрбияләүләре, олы юлга бастыра белүләре белән сокландыра. Безнең мәктәп диварлары, сыйныфлары бу укытучыларның мәңгелек эзләрен саклыйлар. Чәчләренә чал төшсә дә, алар һаман да яшь. Аларны үз эшләре - балаларны яратулары яшәртә. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы чорда авыр гомер кичергән хөрмәтле укытучыларыбыз дан җырына лаеклы.

5 нче октябрь гимназия укытучылары һәм укучылары өчен икеләтә бәйрәм. Беренчедән, укытучылар бәйрәме булса, икенчедән, безгә тагын бер яңа автобус бирделәр. Әлеге мәктәп автобусы укучыларны уку бинасына, шулай ук экскурсия һәм күңел ачу чараларына йөртү өчен тәкъдим ителде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен дәвам иттерү максатыннан, гимназиядә төрле спорт чаралары үткәрелә. 18 нче октябрь көнне 18 нче мәктәп бинасында мини-футбол буенча спорт ярышы үткәрелде. Әлеге спорт ярышында, гимназия данын яклап, 6, 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең команда 18 нче мәктәп командасын 4:2 очко белән җиңде. Ә 19 нчы октябрьдә гимназиядә, 4 нче сыйныфлар арасында, баскетбол ярышлары үтте. Җиңүче булып 4 “Б” сыйныф укучылары билгеләнде. Афәрин, егетләр! Котлыйбыз!!!

Казанда ел саен традициягә әйләнгән “Татар егете” бәйгесе үткәрелеп килә. Бу бәйгедә безнең гимназистыбыз, 8 “А” сыйныфы укучысы, Фасахов Булат катнашты. Бәйге 17, 19 нчы октябрь көннәрендә үткәрелде. Бәйгенең беренче көне Авиатөзелеш районының 68 нче мәктәбендә булды. Әлеге бәйге берничә өлештән торды: “Г.Тукайның 125 еллыгы”, “Казан шәһәренең тарихы”, “Укытучым!” темаларына багышланган эссе язу; спорт чаралары: скакалкада сикерү, турникта күтәрелү һ.б., ә 19 нчы октябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә “Татар егете – 2011” бәйгесенең йомгаклау туры узды. Биредә егетләр үзләренең җырга-моңга осталыкларын күтсәтте. Шулай итеп, безнең гимназист, Фасахов Булат, “Сәхнә остасы” номинациясендә җиңү яулады. Афәрин, Булат! Котлыйбыз!!!

Милиционер һөнәренең популярлашуы, социаль-иҗтимагый күренешләрне пропагандалау максатыннан, 27 нче октябрь көнне 7б сыйныф укучылары яңа ачылган милиция музеена барды. Бинаның беренче катында ТРның ветераннар Советы кабинеты, ә икенче катта музей урнашкан. Музейда милиция эшчәнлеге турындагы күргәзмәләр һәм күп кенә экспонатлар куелган. Игътибарны үзенә җәлеп итүче тарихи стендлар да бар. Анда милиция хезмәткәрләренең елъязмалары, йөздән артык кыйммәтле экспонатлар саклана. Музейга килүчеләрнең игътибарын заманча экспонатлар да җәлеп итә. Мәсәлән, металлодетектор, алкотестер һ.б. Шулай ук, музейда зур экспонатларга да урын табылган: мотоцикл, заманча уен автоматы, телефон будкасы һәм йөк арбасы.

Минһаҗева Айнур, 11а