#42 2011 нче ел

Истәлекле даталар

1 ноябрь - Татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 120 ел (1891–1928)

8 ноябрь - Әдәбият галиме, педагог, журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гатуф улы Яхинның тууына 80 ел (1931–2010)

10 ноябрь - Композитор, педагог Рәшит Гомәр улы Гобәйдуллинның тууына 80 ел (1931–2000)

10 ноябрь - Шагыйрь Роберт Җиһанша улы Рәкыйповның тууына 75 ел (1936–1995)

11 ноябрь - Нәкышьче, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Закир Солтан улы Батраевка 75 яшь (1936)

*11 ноябрь - Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький исемендәге премия лауреаты Рөстәм Гаделша улы Кутуй (Кутуев)ның тууына 75 ел (1936–2010)

11 ноябрь - Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронга (Лемон Лерон улы Лероновка) 50 яшь (1961)

12 ноябрь - Нәкышьче Владимир Федотович Пиянзинга 50 яшь (1961)

16 ноябрь - Балет артисты, Татарстанның халык артисты Салих Зарифулла улы Хәйруллинның тууына 80 ел (1931–1978)

17 ноябрь - Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мирсәет улы Мирхәйдәровка 70 яшь (1941)

19 ноябрь - Актриса, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Гөлсем Болгарская (Өммегөлсем Муса кызы Мостафина)ның тууына 110 ел (1891–1968)

20 ноябрь - Җырчы, композитор, ТАССРның, РСФСРның халык артисты Мәрьям Мәннан кызы Рахманкулованың тууына 110 ел (1901–1990)

20 ноябрь - Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алла (Алевтина) Викторовна Гарзавинага 75 яшь (1936)

23 ноябрь - Нәкышьче Рәүф Талип улы Минияровка 70 яшь (1941)

25 ноябрь - Педагог, мөхәррир, дәреслекләр авторы Харис Зариф улы Фәйзуллин (Фәйзи-Чистапули)ның тууына 140 ел (1871–1933)

*26 ноябрь - Нәкышьче, график, педагог, Петербург Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (1916) Николай Иванович Фешинның тууына 130 ел (1881–1955)

30 ноябрь - Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллинга 90 яшь (1921)


Мисыр пирамидалары




Мисыр пирамидалары – җиде могҗизаның иң борынгысы. Аларның иң зурысы – Хеопс пирамидасы. Биеклеге – 147 метр, бер ягының озынлыгы гына да 232 метр. Аны төзәргә 2 миллион 300 мең зур-зур таш киткән. Һәрберсенең уртача авырлыгы ике ярым тонна.




Эфестагы Артемида храмы хәзерге Төркия территориясендә булган. Аның түбәсен 18 метрлы таш колонналар тотып торган. Храм эчендә грек рәссамнарының иң яхшы эшләре куелган булган. Безнең эрага кадәр 356 нчы елда Герострат яндыргач, 25 елдан соң Александр Македонский аны яңадан салдыра.






Фарос маягы Фарос утравының көнчыгышында. Аны безнең эрага кадәр 283 нче елда төзи башлаганнар. Маякның биеклеге 180 метр булган. Ул 1500 ел чамасы хезмәт иткән. Җир тетрәү вакытында җимерелгән.







Родос утравында Кояш алласы Гелиос сыны башка илләрдән килүче корабларга күренеп торган. Аның биеклеге 35 метр чамасы булган. Бу бронза гигантны 12 ел ясыйлар, ләкин ул бары 56 ел гына тора. Җир тетрәү вакытында сын җимерелә.






Семирамида бакчалары. Бабил патшасы Навуходоносор хатынына бүләк итеп дүрт катлы бакча ясата. Ком чүленә төрле илләрдән гаҗәеп үсемлекләр кайтартыла. Шулай дөньяда иң беренче ботаника бакчасы барлыкка килә.









Җиде могҗизаның алтынчысы – аллалар һәм кешеләр патшасы Зевс сыны. Олимптагы Зевс сараенда куелган. Зевсның сыны – алтыннан, сын куелган нигез – агачтан. Сынның биеклеге 17 метрга җитә. Зевсның тәхете дә алтыннан һәм фил сөягеннән ясалган.







Галикарнастагы Мавсол патша төрбәсе (мавзолей) 1800 ел буена шәһәр уртасында тора. Бу төрбә тәре походлары вакытында сүтелә.


Нуруллина Ләйсән, 7а