#42 2011 нче ел

Көзге табигать

Туган илебезгә көз килде. Агачлар һәм куаклар яшел күлмәкләрен салып, кызыл, сары, киемнәрен киделәр. Күчмә кошлар җылы якларга китәргә җыеналар. Урмандагы җәнлекләр кышка әзерләнәләр.

Көзнең көне кыска, ә төне озын. Иртә белән кояш елмая, ләкин җылытмый. Ә төштән соң салкын яңгыр ява.

Мин көзне яратам, Көз кызыл-сары яфраклары, бай уңышлары белән матур. Минем туган көнем дә сентябрьаенда. Мин - көз егете!

Суфияров Ранэл, 4а


Мин көзне яратам

Менә көз җитте. Яфраклар саргая башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр. Җирләр, юллар пычрана. Яңгыр ява башлый.

Мин бабай белән урманга бардым. Көз көне урманда бик матур. Яфраклар кызыл яшел, сары төсләрдә була. Яңгырлардан соң урманда гөмбәләр чыга. Аяк астында яфраклар кыштыр-кыштыр киләләр. Бабай миңа өскә, һавага карарга кушты. Анда озын бау сыман кыр казлары очып киттеләр.

Мин көзне бик яратам. Минем өчен көз иң матур ел фасылы! Чөнки алмалар пешә, миләш кызара. Җылы көннәр дә була. Ул әбиләр чуагы дип атала.

Гафурова Әдилә, 4а


Көзнең бер көне

Көз җитте. Яңа уку, эш елы башланды. Бөтен кеше җәйге яллардан соң эшкә керешә. Укучылар мәктшпкә бара, олылар эшкә, ә бәләкәйләр бакчага. Көз көне табигать тә үзгәрә. Кошлар җылы якларга китә, алар җырлаудан туктыйлар. Агачлардан алтын яфраклар коела. Һава елаган сыман яңгырлар ява.

Көзнең бер матур көнен мин истә калдырачакмын. Ул көнне миңа әтием һәм әнием бүләк итте. Алар минем Туган көнемне Әкияттәге кебек үткәрделәр. Ул Тандемда узды. Анда мине яраткан һәм хөрмәт иткән дусларым җыелды. Без анда күңелле уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Тәмле ризыклар һәм торт ашадык.

Көз моңсу булса да, мин аны бик яратам!

Хаҗиева Чулпан, 4а


Галиябану һәм Хәлил искелек корбаннары

М.Фәйзи үзенең “Галиябану” драмасында авыл яшьләренең тормышын, хис-кичерешләрен, рухи дөньяларын сурәтли. Ул авыл кешеләренең матур сыйфатларын күрсәтергә тели. “Галиябану” драмасы әдәбият дөньясында зур урын алып тора, театр сәхнәсендә аны бик яратып куялар.

Әсәрнең төп героинясы – Галиябану. Ул – чибәр, мөлаем, иҗади рухлы авыл кызы. Авылның иң чибәр кызы булганга, күп кенә егетләр аның йөрәген яуларга телиләр. Ләкин Галиябануга бары бер генә егет – Хәлил генә ошый. Ул аны ярата, аңа һәрчак тугры кала. Хәлил дә – Галиябану кебек чибәр, холыклы кеше.

Исмәгыйль – бик бай егет. Байлык анда мин-минлекне тәрбияләгән. Аның уйлавынча, байлыгы аңа бар нәрсәне буйсындырырга тиеш.

Исмәгыйль белән Галиябануны чагыштырганда без ике характерның конфликтын күрәбез. Исмәгыйль дә, Галиябану да – байлар. Исмәгыйльнең байлыгы акчалата булса, Галиябануның байлыгы әхлакта чагыла. Безгә Галиябану образы сөйкемлерәк тоела, димәк, кешелек дөньясында рухи байлыгы мал байлыгыннан өстенлек итә.

Исмәгыйль, шайтан шикелле, Галиябану белән Хәлил арасына керә. Ул Галиябануны яратмый – аның, иң матур кызның аныкы булуы белән, кешеләр арасында дан гына казанасы килә. Хәтта аны яратса да, ул, яратканының бәхете өчен, үз бәхетеннән баш тартырга тиеш. Ләкин ул чиксез байлыгы белән бозылып беткән. Ул тормыш ярышында җиңү өчен, иң түбән һәм иң җиңел ысул белән көндәшен ярыш мәйданыннан алып ташлый, ләкин бу аңа җиңү бирми.

Драмада җырлар зур урын алып торалар. Җырлар белән геройлар үз хис-тойгыларын ачык итеп бәяли алалар. Әсәрдә вакыйгалар алмашыну белән, җырлана торган җырларның да эчтәлекләре үзгәрә, алар аша укучы геройларның эчке дөньясының хакыйкатенә төшенә.

Галиябануның әти-әнисе, үзләре дә аңламыйча, иске гадәтләрнең колларына әвереләләр. Моңа аларны байлыкка омтылу этәрә. Алар, байлыкка кызыгып, үзләренең бердәрбер кызларын яратмаган, күрә алмаган кешесенә кияүгә бирергә телиләр. Моның ахыры фаҗигале була, бары шушы фаҗига гына томаланган күзләрне ача. Хәлил белән Галиябану, күңелләрендә бер начарлык булмыйча, иске гадәтләрнең корбаннары булып калалар. Башкаларның шушы гадәткә буйсынуы ике җанның гомерен мәңгегә үзгәртә.

Бүген дә без “Галиябану” драмасындагы күренешне күзәтә алабыз. Күп кенә әти-әниләр балаларының бай кеше белән кавышуларын телиләр, күп кенә яшьләр гомерләрен бай кеше белән үткәрергә ниятлиләр. Алар уйлавынча, дөньяда байлык бөтен мөмкинлекләрне чишә, бәхеткә юл ача. Чынлыкта, эчке дөньясы матур булган кеше белән тормыш итү иң зур бәхет, ләкин байлыкка кызыгып, күп кешеләр бу чынлыкны белсәләр дә, оныталар. Бүгенге көндә күп гаиләләр шушы нигездә таркала.

Безгә “Галиябану” драмасыннан тормышыбыз өчен кирәкле сабак алырга, кискен критикаланган хәлләрне үз тормышыбызда булдырмаска тырышырга кирәк. Кешелекнең гасырлар буена яшәп килгән байлыгына – ярату, тугрылык, намуслыкка омтылырга кирәк.

Шиһапова Рәхимә, 8а