#42 2011 нче ел

Дөрес туклану кагыйдәләрен истә калдырыгыз!


• Көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашарга кирәк.
• Көн буена бер үк ризыкны ашарга рөхсәт ителми.
• Көнгә 1-2 тапкыр яшелчә салатлары ашарга кирәк.
• Камыр ризыкларын артык күп ашарга рөхсәт ителми.
• Ризык күп төрле булырга, ит, балык, йомырка, сөт ашамлыклары, яшелчә, җиләк-җимештән торырга тиеш.
• Ризык аксым, углеводлар, май, витамин, минераль тоз һәм микроэлементларга бай булырга тиеш.


Гөлҗимеш

Гөлҗимеш – бик файдалы үсемлек. Ул С витаминына бай. Анда витамин кара карлыгган, әфлисун һәм лимонга караганда да күп. Гөлҗимештә тагын А, В2, К, Р витаминнары бар. Ул шулай ук минераль тозларга һәм файдалы кислоталарга да бай.

Гөлҗимештән төрле витаминлы сулар, эчемлекләр ясыйлар. Шомырт,гөлҗимеш суларын бигрәк тә яз көне эчәргә кирәк. Чөнки организмга бу вакытта витаминнар җитми башлый.

Гөлҗимеш урманнарда кыш көне дә була. Салкында ул бигрәк тә тәмле.


Дару үләннәре

Дару үләннәре кешеләрне дәвалый. Алар урманнарда, аланнарда үсәләр. Яшел тылсымчылар борынгы заман¬нан бирле кешене дәвалаганнар, аңа көч биргәннәр.

Нинди генә дару үләннәре юк! Аларны белеп җыярга кирәк. Бака яфрагы — ашказаны, шомырт чәчәкләре үпкә авыруларын дәвалыйлар. Нәфис чәчәкле, хуш исле ландыштан йөрәк даруы ясыйлар.

Энҗе чәчәк һәм аның җимеше, женьшень, песи үлә¬не һәм аларның тамырлары, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, кара бөтнек, эт тигәнәге, ярмабаш — болар барысы да дару үләннәре. Алар авыруларны җиңәргә булышалар Кара бөтнекне плантацияләрдә үстерәләр. Бөтнектә ментол бар, ул теш пастасына хуш ис өсти.

Энҗе чәчәк — урманда, песи үләне аланнарда һәм дымсу болыннарда үсә. Ә менә сары мәтрүшкә, кызылбаш, ярмабаш, андыз болында үсә. Дару үләннәрен аяз көнне, чык кипкәч җыялар һәм күләгәда киптерәләр.

Энҗе чәчәк зур агачлар күләгәсендә, куе үлән арасында үсә. Аннан йөрәк авыруларын дәвалау өчен дарц ясыйлар.

Фасахов Булат, 8а