#42 2011 нче ел

Изгелек кыл!






Безнең гимназиядә матур традицияләр яши. Шуларның берсе тимурчылык эше. Тимурчылар башлаган эшне без хәзерге вакытта да алып барабыз. Якында яшәүче өлкәннәргә булдыра алганча ярдәм кулы сузабыз. Без аларны гимназиябезгә чакырабыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Вакыт табып өйләренә барабыз, хәлләрен белешәбез, ярдәм итәргә тырышабыз.



Без шефлыкка алган өлкән яшьтәге абый бар. Фронтовик Мотыйгуллин Зәкәрия Мотыйгулла улы 1919 нчы елның 13 нче апрелендә Татарстанның Балтач районы Мөнәгәр авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында, ә җидееллык мәктәпне күрше Төнтәр авылында (1933 нче елда) тәмамлый.

1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Юлын рядовой солдат булып башлап җибәрә. 1939-1945 нче елларда фронтта була. Китай-Монгол чигендә барган сугышта катнаша. Японии чигендә сержант радиотелеграфист буларак сугыша.

1946 нчы елның октябреннән Монголиянең Халхин-Гол елгасына кадәр хәрби юл үтә. Хәрби хезмәтен танк артиллерий полкы командиры булып төгәлли һәм 1946 нчы елның октябрендә туган якларына әйләнеп кайта.

Казанга кайтып 1946 нчы елда училищега укырга керә. Тимер юл рестораны тестында эшли. 1951 нче елда бухгалтерлар курсларын тәмамлый һәм Мәскәү институтының “товаравед” бүлегендә читтән торып укый. 1960 нчы елга кадәр кибеттә идарә бүлегендә эшли һәм лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә яши.

Бүләкләре:

1. Ватан сугышы ордены;

2. Батырлык өчен медаль.

7 “А” сыйныфы укучылары