#42 2011 нче ел

Минем киләчәгем - минем кулларда.

Мин хәзерге вакытта җиденче сыйныфта гына, ләкин мәктәпне бетерергә тик дүрт кенә ел калды. Унсигез яшь тулгач һәр яшүсмер олы, мөстәкыйль кешегә әйләнә. Мәктәпне бетерү белән, әлбәттә, институт, университет яки көллияткә укырга барырга туры килә. Үзеңнең һөнәреңне син хәзерге вакыттан ук сайларга тиеш. Һәр кеше һөнәрен үзенең яхшы булып чыга торган эшләреннән карап сайлый.

Әлбәттә, син мәктәптә беренче белемеңне алырга тиеш. Берәр институтка керәсең килсә, анда синең мәктәптәге белгәннәреңне сорыйлар. Менә шунда син белемсез булсаң, бик каты үкенерсең. Шуңа күрә интститутта укыр өчен, белем фунтаментын син мәктәптә салырга тырыш.

Бүгенге көндә нинди генә институтлар юк: КФУ (Казан федераль университеты), КДАУ (Казан дәүләт аграр университеты), КАИ (Казан авиацион институты) һ. б. Хәзер бөтен кешегә дә белемгә юл ачык. Нинди һөнәр телисең, шуңа ирешергә мөмкин. Уку йортларында студентларга укырга барысы да бар . Авыллардан да еш кына мәктәпне бетерүчеләр Казандагы уку йортларына керәләр. Аларга уку йорты тулай торакларында урын бирелә, яхшы укулары өчен стипендия бирелә. Шулай безнең илдә акыллы, белемле кешеләр күбрәк булсын өчен, хакимият уңайлы шартлар тудыра.

Мин әлегә үземнең һөнәремне сайламаган, ләкин уку йортына кереп тулы белем ала алуыма ышанам.

Җамалиев Нияз, 7а

Минем киләчәгем - минем кулларда.

Һәр кеше үз һөнәрен үзе сайлый. Тормышта үз юлыңны табу бик җиңел түгел. Хылларың тормышка ашсын өчен үз-үзеңә максат куярга кирәк. Һәр максатка ирешү өчен тырышлык тәлап ителә. Кайбер һөнәрләр буыннан буынга күчеп килә. Безнең гаиләдә дә бар андый һөнәр. Ул - шәфкать туташы булу. Дәү әнием-әниемнең әнисе бик озак еллар буе авыл медпунктында фельдшер булып эшләде. Авылның барлык кешеләре, олысы кечесе аны ихтирам итәләр.

Әнием дә шул юлдан китте. Ул Казан шәһәренең медицина колледжын тәмамлады. Хәзерге көндә әнием Казанның бишенче номерлы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Әнинең эше тынгысыз, ул көндез һәм төнге кизү торуларын авырулар янында уздыра. Шәфкать туташы булу бик җаваплы эш.

Мин дә киләчәктә бу юлдан китәргә уйлыйм. Әнинең эше белән кызыксынам, хастаханәдә еш булгалыйм. Аның эшләгәнен күзәтәм. Һәр бер авыруга үзенчә җай һәм аралашу кирәк. Бу турыда без әнием белән өйдә фикер алышабыз, ул үзенең киңәшләрен бирә.

Үзеңә тиешле һөнәр сайлау җиңел түгел. Һәр бер эшкә җитди һәм җаваплы итеп карарга кирәк.

Зәйнуллина Динара, 7а


Киләчәк бүгеннән башлана

Киләчәк ул - без, яшәләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебез киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.

Әлбәттә, минем белән бик күпләп килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмылар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә - кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге престижлы уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары.

Шекспирның "булыргамы, булмаскамы" дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! "Болар - акыллыбашларның фантазиясе". Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит. Ә олылар бу хәлне күрмәмешкә салышалар.

Белмим, мин бәлки алдагы тормышыбызны күзаллавымда артык таләпчәнмендер, әмма тормыш бит ул, гадәтттә, без уйлаганнан да кырысрак. Реаль чынбарлык уй-фикерләрдән уннарча, йөзләрчә тапкыр ямьсезрәк һәм караңгырак була бит. Киләчәк бүгеннән башлана, ләкин хәзергә әле мин шул бүгеннән башланган киләчәккә моннан да артык оптимизм белән карый алмыйм.

Гарифуллина Динара, 7а