![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#42 2011 нче ел |
![]() |
|
“...бәхетле шул: кем үзенең тормыш юлында Бөек укытучыны очраткан...” “Педогогик технологияләр кулланып, белем сыйфатын күтәрү” темасына гыйнвар аенда үткәрелгән педагогик киңәшмә гимназия укытучыларның теоритик белемнәрен ныгытты һәм “Казан шәһәрнең иң яхшы укытучысы – 2012”бәйгесенә илһамландырды. Әлеге бәйгедә гимназиянең дүрт укытучы катнашты: Кәримуллина Лилия Мансуровна, Галиева Фәридә Фәһимовна, Нуриева Гөлнара Нурисламовна, Җиһаншина Гүзәлия Хәбибулловна. ![]() Безнең гимназия конкурсантларының йөзен иҗат нуры балкыта. Алар бит – белем бирү системасында “Казан шәһәрнең иң яхшы укытучысы – 2012”дигән укытучыларның профессиональ осталыгы бәйгесендә катнашучылар. Безнең гимназия укытучылары югары педагогик хезмәтне сөюче,иҗадилыкка омтылучы, укучыга тәрбия һәм белем бирүдә яңа технологияләр һәм алдынгы педагогик тәҗрибә, прогрессив алымнар кулланучылар. Бәйгенең беренче этаплары үтте: методик темага чыгыш ясау, ачык дәресләр. Бик яхшы нәтиҗәләре бар! Профессиональ бәйгедә катнашучы укытучыларыбызга алга таба уңышлар телибез! Ганиева Лилия, 7а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||