#42 2011 нче ел

2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирас елы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның 24 нче гыйнварда чыккан Указы белән 2012 нче ел «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елы» дип игълан ителде. Ул Республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи, рухи традицияләрен, мәдәният һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, тарихи объектларны торгызу, яңарту, популярлаштыруга ярдәм итү максатларында шулай дип белдерелде.

Тарихи-мәдәни мирас, архитектура һәйкәлләре Татарстанда шактый. Казандагы тарихи биналарның җимерелүе, күпләренең инде бетеп юкка чыгуы, шыксыз корылмалар төзелеп, шәһәрнең төссезләнүе мәсьәләсе бары тик узган ел гына дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде.

Беренче чиратта Каюм Насыйри урамы, 24 һәм 26 һәм Габдулла Тукай урамы, 72 йорт адресы буенча урнашкан биналарны һәм Шиһабетдин Мәрҗани йортын (К.Насыйри урамы, 10нчы йорт) төзекләндерү күздә тотыла. Шулай ук Казанның Киров районындагы Гладилов урамында бер бина да торгызылачак. Ул кайчандыр сәүдәгәр Алафузовлар милке булган.

Зәйнуллина Динара, 7а