#42 2011 нче ел

1. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар

1. "К" дән башлап укысагыз,

Җир ашларга китә;

"Г"дән башлап укысагыз,

Чәчәк атып үсә.


2. Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?


3. Дөньяда нәрсә тамырсыз үсә?


4. Бөтен татар өендә бар,

Үзе дөньяда бер генә.


5. Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп алырга?


6. Һәркемдә бар. Ул нәрсә?


7. Төшсә суга батмыйдыр,

Ут кабынса янмыйдыр,

Күмсәң җиргә чермидер,

Беләсезме, ул нидер?


8. Ике әти, ике бала, − үзләре өчәү генә.


9. Казанның уртасында ни бар?


10. Өй эчендә ни күренми?


11. Нинди тарак тарарга ярамый,

Нинди урак урырга ярамый?


12. Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.


13. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый.

Үзеңнеке булмаса,

Кешедән сатып алынмый.


14. Урман белән тау арасында нәрсә бар?


15. Беренче кисәге − Җирнең иярчене,

Икенче кисәге − җәзалау урыны,

Кушып укыганда − кеше исеме.



2. Арифметик табышмаклар

1. Ике сигез − уналты,

Тагы сигез, тагы алты.


2. Ике сигез − уналты,

Янә сигез, янә алты.

Ике алты, бер сигез,

Бер егерме, бер утыз.


3. Өчәү-өчәү өч төштә,

Берәү генә бер төштә.


4. Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрҗиндә калсын.


5. Бер самолет "А" шәһәреннән "Б" шәһәренә бер сәгать егерме минут оча. Икенче самолет кирегә − "Б" шәһәреннән "А" шәһәренә сиксән минут оча. Кайсы тизрәк оча?


Ганиева Лилия, 7а