#42 2011 нче ел

1. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар


1. Биш йөз баш, мең аяк, бер койрык. Ул нәрсә?


2. Беренче кисәге боерык фигыль,

Икенче кисәге − иген үсә торган җир,

Кушып укыганда − зирәк кеше.


3. Сигез таякның дүртесен сындыргач, нәрсә кала?


4. Кара дисәң, карамый,

Ак дияргә ярамый.


5. Куянның арт аягы нигә озын?


6. Сөрмәгән җир өстендә,

Үсмәгән каен астында

Тумаган куян йөгерә.


7. Суны кайчан иләк белән ташып була?



2. Арифметик табышмаклар

1. Агач башында сигез кош утыра иде. Аучы аларның икесен атып алды. Ничәү калды?


2. Бер өйдә торалар ике ана, ике кыз, әби оныгы белән. Барысы ничә кеше була?


3. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: "Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була", - диде.

Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: "Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас", − диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?


4. Бер кеше үзенең кечкенә улына: "Әй улым, мин сиңа бер йомыш кушам, яхшы тыңла. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара, ялгыш ала күрмә, яме!" − дип, кулына бер сум акча тоттырып, аны базарга җибәрде, ди. Улы да, атасыннан акча алу белән, базарга таба тыр-тыр йөгереп китте, ди. Барып шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк һәм каз йомыркалары алып кайтып атасына бирде, ди.

Беләсем килә: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрне алып кайтты икән?


5. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?



Ганиева Лилия, 7а