#42 2011 нче ел

09.01.2012 Педагогик киңәшмә утырышы

9 нчы гыйнвар көнне гимназиядә “Белем сыйфатын күтәрүдә заманча педагогик технологияләр куллану” темасына педагогик киңәшмә утырышы үткәрелде.

Профессиональ педагогик сораулар һәрвакыт социаль институт җитәкчеләрен борчыды һәм борчый, шулай ук, кем укытучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре белән турыдан-туры очраша, заманча җәмгыятьнең рухи кыйммәтләре булып яхшы белем алу тора.


10.01.2012 Юбилеегыз белән, хөрмәтле Наил Галләмович!

10 нчы гыйнвар көнне гимназиядә “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе Наил Галләмович Гыймадиевның юбилей кичәсе үткәрелде.

Хөрмәтле Наил Галләмович!

Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы

Сау-сәламәт, таза булыгыз.

Бәхетләрдән-бәхетләргә генә

Алып барсын йөргән юлыгыз.


12.01.2012 Ата-аналар җыелышы

I ярты еллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта өлешендә ата-аналар I ярты еллык нәтиҗәләре белән танышты. I ярты еллыкта гимназистларның өлгереше һәм белем сыйфаты югары булуы күзәтелә.


16.01.2012 Электрон дәреслек

Информатизация программасын гамәлгә кертү максатыннан, 2012 нче елның гыйнварыннан гимназиядә электрон дәреслеккә күчү программасы тормышка ашырыла. 2011 нче елда, ике класс өчен, электрон дәреслекләр сатып алынган иде. Бәхетлеләр 8а, һәм 6а сыйныфы укучылары булды. (Тулырак мәгълүматны “Гимназия тормышыннан” рубрикасыннан укый аласыз)


17.01.2012 “Казан шәһәрнең иң яхшы укытучысы – 2012”

“Казан шәһәрнең иң яхшы укытучысы – 2012” бәйгесендә гимназиянең дүрт укытучысы катнашачак: Кәримуллина Лилия Мансуровна, Галиева Фәридә Фәһимовна, Нуриева Гөлнара Нурисламовна, Җиһаншина Гүзәлия Хәбибулловна.

Профессиональ бәйгедә катнашучы укытучыларыбызга уңышлар телибез!

(Тулырак мәгълүматны “Без булдырабыз!” рубрикасыннан укый аласыз)


26.01.2012 Бердәм электрон журналга

Бүген гимназиядә “Бердәм электрон журналга күчү турында” темасына укытучылар киңәшмәсе үткәрелде. Педагогик киңәшмә хәл итүенчә, ТР Мәгариф министрлыгының 16.01.2012 нче елның боерыгы нигезендә 2012 нче елның 1 нче февраленнән гимназия «Электронное образование в РТ» электрон журналына күчә. Искә төшерәбез, моңа кадәр гимназиядә ике элктрон журнал кулланышта иде: 2006 нчы елдан - электрон журнал Net-школ буенча һәм 2010 нчы елдан электрон журнал «Электронное образование в РТ» буенча. Ышанабыз, бер электрон журнал белән генә эшләве гимназия укытучыларының, укучыларның һәм ата-аналарның тормышын җиңеләйтер. Белем бирү процессында катнашучыларга шуңа игътибар итәргә: гимназия порталында элеккеге журнал ссылкасы урынына «Электронное образование в РТ», бу журналга чыгуны тизрәтә.

(Тулырак мәгълүматны “Гимназия тормышыннан” рубрикасыннан укый аласыз)


30.01.2012 Безнең яшь галимнәребез

1 нче Татар гимназиясе укучылары ТР Мәгариф идарәсе Мәгариф министрлыгы һәм Казан дәүләт университеты белән берлектә үткәрә торган Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе конференциясенә әзерлекләрен башлады. Гимназия укучылары биш секция эшендә катнашачак.

(Тулырак мәгълүматны “Уку дәрьясы” рубрикасыннан укый аласыз)