![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#42 2011 нче ел |
![]() |
|
Безнең яшь галимнәребез Бүгенге көндә фән белән шөгыльләнү кызык һәм файдалы гына түгел, ә дәрәҗәле дә. Фәндә җитди казанышлар үзебезнең талантыбызны үстерү өчен, безнең алдыбызда гаҗәеп һәм чиксез дөнья мөмкинчелекләрен ача. Безнең гимназиядә укучыларны белем алуга юнәлдерүдә фәнни-тикшеренү өлкәсендә нәтиҗәле эш алып барыла: югары квалификацион категорияле педагоглар җитәкчелегендә 7 укучы фәнни эш башкарды. 30 нчы гыйнварда 1 нче Татар гимназиясе укучылары ТР Мәгариф идарәсе Мәгариф министрлыгы һәм Казан дәүләт университеты белән берлектә үткәрә торган Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе конференциясенә әзерлекләрен башлады. Әлеге конференциядә Казан шәһәре мәктәпләреннән, шулай ук РФ регионнарыннан һәм ТР шәһәрләреннән, районнарыннан укучылар катнаша. Конференция 40тан артык төрле фән юнәлешен үз эченә ала. Һәр катнашучы үзенең чыгышына нык әзерләнә, чөнки вакыт һәм түземлек, зур көч таләп ителә. Безнең укучылар биш секция эшендә катнашачак.
Без яшь галим-тикшеренүчеләребезгә зур өметләр баглыйбыз һәм аларга конференциядә уңышлы гына чыгыш ясауларын телибез! Җамалиев Нияз, 7а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. Координаторлар - Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Надршина һәм Минхаҗева (11А), Мадиярова Ф. (10Б), Мәгъсүмова Д.(9Б), Нуриева А.(9Б), Ганиева Л.(6А), Зәйнуллина Д.(6А), Нуруллина Л.(6А), Таһирова Д. (6А) |
||