#42 2011 нче ел

Кыш, бу кыш!

Җиргә ява салкын ак чәчәкләр,
Ямьләндереп, шәһәр урамын.
Яратам мин туган якларымның
Бәсле таңын, җепшек буранын.


Гыйнвар! Шәһәр урамнары ап-ак кар белән каплаган. Иртә белән кар бөртекләре урам фонарьләре яктысында җемелди, йолдызлар күкне тутырган. Сагынып көткән Яңа еллар инде үтеп тә китте. Көннәр әкренләп озыная, яктыра бара. Гимназия дә III чиреккә яңа көчләр белән кереште.

Гимназия укучылары төрле олимпиадаларда катнашуын дәвам итә. 10а, 11а сыйныф укучылары күп кенә олимпиадаларга бардылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

2012 нче елның гыйнварыннан гимназиядә электрон дәреслеккә күчү программасы тормышка ашырылды. 2011 нче елда, ике класс өчен, электрон дәреслекләр сатып алынган иде. Иң бәхетлеләре 8а һәм 6а сыйныфы укучылары булды.

Ничек инде моңа шатланмыйсың, авыр сумкалар урынына, алар гимназиягә 400 граммлы электрон планшетлар белән йөриячәк.

Гимназия администрациясе, электрон дәреслекне тапшыру һәм саклау турында, 6а,8а сыйныфы укучыларының ата-аналары белән килешү төзеде.

26 нчы гыйнвар көнне гимназиянең 1-6 нчы сыйныф укучылары Г.Камал театрына драматург Илгиз Зәйниевнең “Бәби” спектаклен карарга барды. Музыкаль маҗара 2 бүлектән тора. Режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев. Композиторы — Резеда Әхиярова. Рольләрдә — театрның яшь артистлары катнашты. Ә беренче тапкыр әлеге спектакльнең премьерасы 2008 нче елның 26 нчы декабрендә булган иде.

Хуҗасыз йортта көн күрүче урам этләре һәм мәчеләр үз ояларында ташландык кеше баласына тап булалар. Каян килгән бу тере төенчек? Кем баласы бу? Аның әти-әнисе кайда? Бәлки аның этләр һәм мәчеләр дөньясына килеп эләгүе очраклы түгелдер? Бәлки бу нарасый бала кешеләр һәм хайваннар арасында дуслык урнаштыру өчен күкләр тарафыннан махсус җибәрелгәндер? Бәлки кешеләр, ниһаять, урам этләрен һәм мәчеләрне җәберләүдән туктарлар?..

Кешеләр ташлаганны этләр үстерергә карар итәләр. Әмма алда — салкын кыш. Кар ява. Җитмәсә, кешеләрнең явызлыгы аркасында өер башлыгы Ялкын да һәлак була. Этләр ауга киткәндә баланы юаткалап торырга яраган тутый кош — Алехандро да хуҗаларын эзләп китеп бара...

Илгиз Зәйниевнең “Бәби” пьесасы буенча куелган җырлы-биюле музыкаль тамаша гаилә белән карау өчен театр тарафыннан махсус иҗат ителгән. Спектакль гап-гади сәнгать сурәтләү чаралары ярдәмендә катлаулы тормыш кагыйдәләре белән таныштыра, явызлык һәм игелеклелек, гаделлек һәм җаваплылыкның нәрсә икәнлеген аңлата. Гимназия укучыларына бу спектакль бик ошады.

Нуруллина Ләйсән, 7а