#42 2011 нче ел

Кышкы каникул бик тә күңелле

Менә кабат ел ахыры килеп җитте. Табигать ап-ак юрганга күмелгән. Алда безне Яңа ел бәйрәме, кышкы каникул көтә. Балалар өчен нинди зур шатлык. Әлбәттә, һәркем аны күңелле һәм истә калырлык файдалы итеп үткәрәсе килә. Һәр укучы төрле якка сибеләләр: кайберләре туганнарына, кайсылары башка шәһәрләргә китә. Ә менә мин әниемнең туган ягына кайтам. Авыл табигате шундый матур. Таулар, калын урманнар, саф сулы чишмәләр әйләнделеп алган. Кар явып үткәч, барлык күренеш кар астында кала. Агачлар ак шәл ябынган, авыл йортлары ак эшләпә кигән туташларны хәтерләтә. Аның биек тауларында чана шуу дисеңме, саф һавалы урманында чаңгыда йөрү дисеңме, киң һәм тыныч урамнарында уйнау дисеңме – болар барысы да искиткеч күңелле. Менә ни өчен авыл табигатен яратам да инде.

Аскарова Айсылу


Игенче хезмәте

Игенче хезмәте элек-электән иң хөрмәтле хезмәтләрдән саналган. Ни өчен? дип сорарсыз сез. Чөнки игенчеләрнең тырышлыгы аркасында, мичтән чыккан, күпереп пешкән икмәк безнең өстәлләребезне бизи. Никадәр кадерле ул, олы ул! Шушы икмәккә караган саен хозурлыгың, горурлыгың арта. Борынга бәреп кергән хуш исендә иркен кырлар исен, җылысында туган туфрак җылысын тоясың. Ләкин икмәк булганчы, игенчеләрнең бик күп тирләре түгелә.

Икмәк икмәккә әйләнгәнче ул нинди зур юл үтә. Башта бодайны, я арышны чәчәргә кирәк, аннары аларның үсү процессын карарга, төрле бөҗәкләрдән ашламалар сибәргә кирәк, ә аннары җыясы да була аны. Бүгенге көндә икмәкне җыярга кешегә техника булыша. Ләкин элек бу эш җиңелләрдән булмаган. Игенчеләр эсселектән курыкмыйча җыярга чыкканнар: кул урагы белән урганнар, кул белән сукканнар. Орлыкны җыеп алганнан соң, җил тегермәнендә тартып он ясаганнар. Менә шушы юлны узганнан соң гына икмәк барлыкка килә.

Шуңа күрә игенче хезмәте элек тә хөрмәтле булган да инде.

Җамалиев Нияз, 7а


Җыр

Җыр! Җыр – ул “Халык күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бер сихри көзгедер” – ди шагыйребез Габдулла Тукай. Мин моның белән тулысынча килешәм. Чөнки кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис-тойгыларына туры килә торган көйне суза. Шулай итеп, хис-кичерешләр булып җырның сүзләре дә, көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер. Әмма бу вакытта дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми дә кала. Әлеге матурлыкны тагын да кабатлыйсы килә. Шушы матурлык бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирастыр. Халык җырлары җәүһәр якутлардан да кыйммәтле.

Җыр тормышлар, заманалар нинди генә булуына карамастан, ул үзенең моңнарын, сафлыгын югалтмаган. Җыр – аларның таянычы да, юанычы да булган. Халкыбыз өчен хезмәт белән җыр аерылгысыз саналган.

Төхбәтуллин Булат, 6а