#42 2011 нче ел

Гыйнвар һәм февраль айларының истәлекле даталары турында мәгълүмат

1 гыйнвар Язучы, журналист Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйковка 75 яшь (1937)

1 гыйнвар Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар (Борис) Нәҗметдин улы Хәлимгә (Хәлимовка) 70 яшь (1942)

1 гыйнвар Актер, Татарстанның халык артисты Әсхәт Әсәдулла улы Хисмәтовка 60 яшь (1952)

1 гыйнварРәссам-график Светлана Хафиз кызы Ибраһимовага 50 яшь (1962)

2 гыйнвар Тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Сәид кызы Баязитовага 70 яшь (1942)

2 гыйнвар Журналист һәм язучы Дания Заһретдин кызы Гайнетдиновага 60 яшь (1952)

2 гыйнвар Сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Фуад кызы Вәлиева-Сөләймановага 60 яшь (1952)

2 гыйнвар Актриса, Татарстанның халык артисты Рәмзия Мәхмүт кызы Безуска 50 яшь (1962)

2 гыйнвар Язучы-прозаик Фирдәвес Зәбихулла улы Зарифка (Зарифуллинга) 50 яшь (1962)

3 гыйнвар Шагыйрь һәм композитор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Разим Нәгыйм улы Вәлиуллинның тууына 70 ел (1942–2010)

5 гыйнварШәркыятьче галим, төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Василий Васильевич (Фридрих Вильгельм) Радловның тууына 175 ел (1837–1918)

5 гыйнвар Рәссам Ринат Сәхиулла улы Насыйровка 70 яшь (1942)

5 гыйнвар Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Вакыйф улы Харисовка 50 яшь (1962)

6 гыйнвар Актер, ТАССРның халык артисты Ирек Вәли улы Баһмановка 80 яшь (1932)

6 гыйнвар Чистайга эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводы нигезендә төзелгән «Восток» Чистай сәгать заводына 70 ел (1942), 1965 нче елдан хәзерге исемдә, 1993 елдан – АҖ. Төп продукциясе: «Восток» механик кул сәгатьләре, будильниклар, автомобиль һәм судно сәгатьләре, салкын һәм кайнар су, электр, газ күләмен үлчәү приборлары һәм вакытны билгеләү белән бәйле башка төрле промышленность приборлары

8 гыйнвар Табиб, язучы Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштановка 70 яшь (1942)

9 гыйнвар «Мәгариф» Бөтентатар милли берлегенә 20 ел. Ул 1992 елның 9 гыйнварында I нче оештыру корылтаенда төзелә, анда Устав кабул ителә. Бу Устав 1992 елның 7 октябрендә ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлә. «Мәгариф» берлегенең максатлары – татар милли мәгарифен үстерү, ТРның Татарстан халыклары телләре турындагы һәм Мәгариф турындагы законнарын тормышка ашыруда катнашу, татар милли мәгариф хезмәткәрләрен хокукый һәм социаль яклауны тәэмин итү

17 гыйнвар Рәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Леонид Иванович Зверевка 75 яшь (1937)

18 гыйнвар Революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашевның тууына 130 ел (1882–1912)

20 гыйнвар Шагыйрь Галимҗан Шакирҗан улы Латыйп (Латыйпов)ның тууына 100 ел (1912–1986)

*20 гыйнвар Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительләр Советы рәисе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 75 яшь (1937)

20 гыйнварБалет артисты, педагог, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ревдар Фәез улы Садыйковның тууына 75 ел (1937–1989)

*21 гыйнвар Шагыйрь Зыя Ярмәкинең (Әхмәтзыя Шәйхи улы Насыйровның) тууына 125 ел (1887–1963)

23 гыйнвар Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла (Зәйдуллин)га 50 яшь (1962)

24 гыйнвар Шагыйрь һәм тәрҗемәче Марк Давыдович Зарецкийның тууына 75 ел (1937–2003)

25 гыйнвар Рәссам, график, литография һәм офорт остасы, нәкышь сәнгате академигы, Петербург Сәнгать академиясе профессоры Иван Иванович Шишкинның тууына 180 ел (1832–1898). Ул Алабугада туып үсә, Казанда Беренче ир балалар гимназиясендә белем ала

26 гыйнвар Радиоэлектроника гыйлеме белгече, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мидхәт улы Чабдаровка 75 яшь (1937)

27 гыйнвар «Кварт» АҖенә 70 ел. 1942 елда Казан резинатехник әйберләр заводы булып оеша. 1984 елдан – «Казаньрезинотехника» Җитештерү Берләшмәсе, 1992 елдан «Кварт» АҖ дип йөртелә. «Кварт» 7 мең исемдәге резинатехник әйберләр җитештерә һәм үзенең продукциясе белән 32 илне тәэмин итә. Җитештерелә торган әйберләр: 1500 төр-үлчәмдәге җиңсәләр, формалы һәм формасыз резина эшләнмәләр, 150 төрдәге резиналы катнашмалар, техпластина, резина өчен җилем, герметика, идән һәм түбә өчен эластик каплавычлар, халык куллануы товарлары

27 гыйнварРәссам Наталия Владимировна Шелковага 50 яшь (1962)

30 гыйнвар Актер, режиссер, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов)ның тууына 120 ел (1892–1952)

30 гыйнвар Рәссам Валерий Петрович Веретенниковка 60 яшь (1952)

31 гыйнвар Философ, философия фәннәре докторы, профессор Мансур Ибраһим улы Абдрахмановның тууына 100 ел (1912–1972)

ФЕВРАЛЬ

1 февраль Гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы Дилә Рәшид кызы Барышевага 50 яшь (1962)

2 февраль Шагыйрь, язучы-публицист Әхмәт Гаделгә (Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязовка) 70 яшь (1942)

3 февраль Хор дирижеры, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинга 70 яшь (1942)

6 февраль Рәссам, график, театр рәссамы Константин Константинович Чеботаревның тууына 120 ел (1892–1974)

7 февраль Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан Дәүләт гербы кабул ителүгә 20 ел (1992)

8 февраль Театр белгече, ТАССРның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Исхак кызы Иляловага 80 яшь (1932)

10 февральПедагог, режиссер, театр тәнкыйтьчесе, ТАССРның атказангансәнгать эшлеклесе Юрий Алексеевич Благовка 75 яшь (1937)

12 февраль Актриса, ТАССРның халык артисты Рәйсә Гобәйдулла кызы Гобәйдуллинаның тууына 100 ел (1912–1997)

13 февраль Рәссам, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Лаврентьевич Прокопьевның тууына 90 ел (1922–1993)

14 февраль Рус шагыйре Гаврила Петрович Каменевның тууына 240 ел (1772–1803)

15 февраль Шагыйрь Кадыйр (Минкадыйр) Идият улы Сибгатуллинның тууына 70 ел (1942–1994)

17 февраль Баянчы, музыка белгече, педагог, ТАССРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Фатыйх улы Халитовка 70 яшь (1942)

18 февраль Язучы, ТАССРның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамигә (Кәрамиевкә) 70 яшь (1942)

23 февраль Рәссам, сынчы, график һәм педагог, ТАССРның, РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый (Габделбакый) Идрис улы Урманченың тууына 115 ел (1897–1990)

*24 февраль Композитор, педагог, ТАССР һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең Дәүләт бүләге лауреаты Леонид Зиновьевич Любовскийга 75 яшь (1937)

24 февраль Актер, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәрифҗан улы Әбелмәмбәтовның тууына 70 ел (1942–2002)

29 февраль Шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшинга 60 яшь (1952)

февраль Язучы, журналист Рөстәм Зәет улы Зариповка 60 яшь (1952)

февраль Көнкүреш химиясе товарлары җитештерүче «Хитон» предприятиесенә 70 ел (1942). Лак һәм буяу материаллары, синтетик юу чаралары, шулай ук парфюмерия-косметика товарлары эшләп чыгара

Ә сез беләсезме?

Какао ничек ясала?

Какао бәрәңге, помидор, кукуруз, фасоль һәмборчак кебек, Европада 16 гасырда күренә башлый. Аны беренче тапкыо Христофор Колумб а лып кайта һәм Испания королевасына бүләк итә. Колумб индеецларның “какаоте” дигән агач үстерүләре турында сөйли. Аларның яраткан эчемлекләре дә “шоколад” була. Аны какао агачының төелгән орлыгыннан ванилҗ, бал, аз гына кукуруз оны кушып ясаганнар.

Какао агачы рәсми телдә “теоброакакао” дип йөртелә. Ә борынгы грек сүзе “теобрам” “аллалар ризыгы” дип тәрҗемә ителә. Шоколад агачлары аерылып тора: аларның чәчәкләре һүм җимешләре ботакларда түгел, ә агач кәүсәсендә һүм бик юан ботакларында үсә. 10-12 м биеклектәге агачта чәчәкләр 100 меңгә кадәр җитә. Әмма аларның бик аз өлеше генә җимеш ясала. Җимешләр ел әйләнәсендәөлгерә, аларны август һәм февраль айларында гына җыеп алалар. Чи кузаклар әче була, алардан какао исе килми дә. Өлгергән кузакларны киптерәләр, эшкәртәләр һәм вак итеп төяләр.

Башта Европада шоколадны эчемлек итеп кулланганнар. 1828 елда какао кузакларыннан какаомай һәм какао порошогы алу ысулы уйлап табыла. 20 елдан соң, какао-порошокка шикәр, акмай куша башлагач, шоколад барлыкка килә. 1875 елда Швейцариядә каты шоколад ясау технологиясе эшләнә.

Иң зур коймак!

Дөньяда иң зур коймак 1994 нче елда Бөекбританиянең Рочдейл шәһәрендә пешерелгән. Аның диаметры 1501 см, биеклеге 25см, авырлыгы 3000 кг булган.

Иң зур пицца!

Иң зур пиццаны 1998 нче елда Америка Кушма Штатларының Иллинойс штатында пешергәннәр. Аның биеклеге 34см 9мм, авырлыгы 323 кг 86 грамм, диаметры 149 см 86мм булган.

Җамалиев Нияз, 7а