#42 2011 нче ел

Файдалы киңәшләр

1. Сарымсак

Сарымсак - безгә табигать бүләк иткән, күп авыруларны дәвалый торган дару. Анда 400 дән артык файдалы һәм организмга кирәкле матдәләр - аксым, майлар, витаминнар, микроэлементлар (йод, калий, натрий, кальций, магний, селен, кремний, фосфор һ.б.) кәп. Сарымсакның үзенә генә хас хуш исе бар. Аның составындагы эфир мае кайбер авыруларга каршы тора алу үзлегенә ия. Сарымсак антиоксидантларга бай. Үлгән күзәнәкләрне элекке хәленә кайтара торган сыйфатлары да бар. Сарымсак - иммунитетны күтәрә торган менә дигән ашамлык. Ул организмның табигый саклану көчен арттыра. Аның йогынтысы нәтиҗәсендә вируслар, бактерияләр һәлак була. Ләкин чамасын белергә кирәк. Аны күп ашарга ярамый. Әгәр дә берьюлы бер баш сарымсак ашасаң, эчтә кан савуы ихтимал. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булган кешеләрдә авыру көчәергә мөмкин.

Таһирова Динә, 7а

2. Кытай медицинасы ни сөйли?

Кытай медиклары йокы сыйфаты ашаган ашамлыкка бәйле, диләр. Әгәр дә кеше кичке ашка майлы яисә авыр эшкәртелә торган ашамлык ашаса, яисә ятар алдыннан гына ашаса, аның ашказаны эшләвен дәвам итә, ә бу, үз чиратында, сәламәт йокыны боза.

Табиблар кич белән җиңелчә ризыклар гына ашарга кидәш итә: яшелчә – җимеш, тавык ите, дөге ярмасы. Сөт, бал, солы боткасы яхшы итеп йоклап китәргә булышлык итә.

3. Файдасы күп белегез.

Алма, груша, хөрмә, кавын, чия, кара җиләк, кыяр, чөгендер баш миен яхшы эшләтә, хәтерне яхшырта һәм склероздан саклый.

Кара җиләк, япон айвасы күзләргә файдалы.

Кыяр чәчне үстерә.

Кыяр, шалкан тешләрне ныгыта.

Йөзем, грейпфрут, каен җиләге организмны ныгыта.

Карбыз организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.

4. Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.

“Макдоналдс”ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы бәрәңге ашыйсың да, эчәсе килә башлый. Бер литрга якын бозлы кола яки фантаны эчәсең. Ашказаны шар кебек тула. Тамак туйды дигән ялган хис шуннан барлыкка килә дә инде.

Игътибар иткәнегез бармы? Тиз әзерләнүче ризыкларның саклану вакытлары бик озак. Ризык саклансын өчен, аңа консервантлар кушалар. Консервантлар ашказаны өчен бик зарарлы. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыклар организмга зыян гына китерә.

5. Хуш исле поп-корнга кызыкма.

Дөрестән дә, поп-корнның файдасы юк диярлек. Өстәвенә үпкәләргә дә зыяны бар. Дөрестәге, кукуруз үзе түгел, ә аны кыздырган май зыянлы.

Белгечләр майга кушыла торган хуш исләндергеч матдәләр гаепле дип саный. Бу әлегә исбат ителмәгән, шулай да алар кыздырганда таркала һәм зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Кайвакыт бу истән зыян күрүчеләрнең үпкәләренә операция ясарга да туры килә.

Поп-корн белән артык мавыкмаска киңәш ителә (өйдә кыздыру бөтенләй тыела).

Нуруллина Ләйсән, 7”а”